Динә Камалетдинова

Динә Камалетдинова 1946нчы елның 26нчы апрелендә Иске Суыксу авылында туган.Ул кече яшьтән шигырьләр яза башлый.Алар мәктәп һәм колхоз стена газеталарында урын ала. Алтмышынчы еллар башында аның шигырьләре район газетасы битләрендә күренә башлый. Ә 1969нчы елда Динә Камалетдинованың яхшы шигырьләре Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Беренче карлыгач” җыентыгында басыла.

Динә Камалетдинова
Туган 26 апрель 1946(1946-04-26) (77 яшь)
Иске Суыксу, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

     Ятимлекнең ачысын татып үскән Динә беркайчан югалып калмый. Мәктәптә дә укый, почтальон булып та эшли. Шул ук вакытта фермада эшләргә дә вакыт таба. Үзенең тырышлыгы белән Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ләкин укып бетерергә насыйп булмый. Ул 1972нче елда Иске Суыксу авылы егете Фәязга тормышка чыга. Шул елларда авыл советында секретарь булып эшли. 1974нче елда кызы Гөлнара, ә 1975нче елда улы Рафаэль һәм 1981нче елда кече улы Рушан дөньяга килә. 1982нче елда “Татарстан” колхозына хәреф җыючы булып эшкә күчерелә.

  Тормышта булса да шагыйрә иҗатын ташламый. Күп кенә җыр текстлары һәм шигырьләр яза. Аларның күпчелегенә якташы Фирзәр Мортазин көй яза. Аның җырларын үзешчәннәр дә, танылган артистлар да яратып башкаралар. Динә Камалетдинова шигырьләре нәрсә белән җәлеп итә соң? Ул купшы сүзләр, ясалма образлар артыннан кумый, ә үзе белгән, күргән вакыйгаларны гади, ләкин ышандырырлык, күңелләргә үтеп керерлек итеп яза белә. Туган якның матур табигате, якташларыбызның намуслы хезмәте аңарда соклану тудырып кына калмый, ә шигырь юлларына әйләнә.

     Динәгә тормыш бик җиңел бирелми. Ул яшьли тол калып өч баласын һәм ике әнисен (кайнана) тәрбияли. Хәзерге вакытта балалары тормышлы, ә әниләре картаеп гүр ияләре булдылар.

   Динә Камалетдиова инде ялда булса да, иҗат эшен дәвам итә. Шигырьләре район газетасында һәм шулай ук “Заман”, “Татарстан яшьләре”ндә басылып тора.

Шигырьләре үзгәртү

                  Кызым

Кызым көзге каршысында

Чәчләрен тарап тора.

Әйтерсең көзгедән минем

Яшьлегем карап тора.

Юлдаш булсыннар кызыма

Куаныч-шатлыкларым,

Өлге итеп алсын иде

Күңелем сафлыкларын.

Хуҗасы булсын иде ул

Бәхетле язмышларның.

Тик урап үтсеннәр иде

Үземнең ялгышларым.

Миңа син кирәк

Күктә йолдызлар

Яна бергәләп

Үзенә тиң чәчкә

Эзли күбәләк.

Гомерем юлында

Бул миңа терәк.

Бәхетле булырга

Миңа син кирәк.

Парлы каеннарны

Каералмый җилләр.

Бер төптә үсәләр

Бәхетле гөлләр.

Таң көтә кояшны

Төн көтә айны.

Янымда син булсаң,

Читләшә кайгы.

Гел сине күрергә

Талпына йөрәк.

Бәхетле яшәргә

Миңа син кирәк!

        Соңгы иртә

Үз өендә бүген ялгыз ана

Каршылады соңгы иртәсен.

Төне буе керфек какмады шул

Уйлап бүген юлга китәсен.

Биш тәр(ә)зәдән кояш нуры төшкән,

Капкачларын ничек ябасы?

Белмәгәннәр белми, әй, авыр ла,

Соңгы кадакларын кагасы.

Мин алладан саулык сорыйм

Мин ходайдан саулык кына сорыйм,

Ә саулыкны тиңлим байлыкка.

Афәтләрдән йолып кала алмый

Кешеләрне нинди байлык та.

Безнең бәхет бармакларга язган,

Маңгайларга насыйп булмаган.

Сөялләнеп каткан шул куллардан

Нинди генә эшләр узмаган.

Ходай санап биргән гомерләрнең

Күп өлеше инде үтелгән.

Үзем сайлап алган язмышыма

Юк, үкенмәм, һич тә үкенмәм.

Авырлыклар һич куркыныч түгел,

Кулларыңда көчең булганда.

Эшләп тапкан ризык бәрәкәтле,

Саулык кына бирсен бер Алла.

Яңа елга тагын синсез керәм

Кыш кышлыгын күрсәтеп тә карый

Ничәнче көн инде тоташтан.

Төннәрендә җирдә янган утлар

Йолдызларга чаклы тоташкан.

Ә яктылык юлы – энҗе тулы,

Күз чагылып китә алардан.

Безнең булалмаган энҗе туйның

Бөртекләре микән таралган?!

Тулган айны болыт килеп каплый.

Күкләр дәшми. Йолдыз атыла.

Яңа елга тагын синсез керәм,

Салкын бушлык урый җанымны.

Исләремә алам кабат-кабат

Икәү бергә булган табынны.

                    Рамазан

И, Рамазан, утлар балкый һәрбер йортта –

Иртә таңда сәхәр пешә бу минутта.

Бер яшь ана коймак сала майлап кына.

Уята ул балаларын җайлап кына:

“Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә.

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бир, бер Аллам

Үз бәхетен тапсын иде барлык балам.

Сакла, раббым, юлыктырма япан юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар.

Кайда соң син?

                                                                               Фирзәр Мортазин музыкасы

                                                                               Динә Камалетдинова сүзләре

Кайда соң син, кайда,

Сөйлимме мин айга?

Серемне сагынган чагымда.

Ай мине аңламас,

Сердәшем булалмас,

Аның бит йолдызы янында.

Син миннән качтыңмы,

Күкләргә аштыңмы?

Киек каз юллары буйлата.

Урамда ап-ак кыш

Күңелдә моң- сагыш

Гел синең турыда уйлата.

Давыллы буранда

Чыгам да юлларга

Тилмереп карыйм ак юлларга.

Бик көтәм бит сине,

Кайтырсың шикелле

Буранга урала-урала.

Әниемә

                                                                                Динә Камалетдинова сүзләре

                                                                                Фирзәр Мортазин музыкасы

Көзләр җитә диеп моңсуланма

Өмет өзмә килер язлардан.

Көзләрдә дә гөлләр яшәрерләр

Әни синең килер язлардан.

Айдан микән, әллә кояштанмы

Күзләреңә күчкән яктылык.

Балам, диеп, көлеп бер карасаң

Бөтен дөнья китә яктырып.

Яшәсәм дә синнән еракларда

Күңелемдә һәркөн син минем.

Бу җырымны сиңа багышладым

Мәрхәмәтле газиз әнием.

Жырлары 2019 елның 10 апрель көнендә архивланган. үзгәртү

Якташ шагыйрьләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү