Дильхан Эрюрт (төр. Dilhan Eryurt; 29 ноябрь 1926, Измир — 13 сентябрь 2012, Әнкара) — төрек астрофизигы.

Дильхан Эрюрт
Туган телдә исем төр. Dilhan Ezer Eryurt[1]
Туган 29 ноябрь 1926(1926-11-29)
Измир, Төркия
Үлгән 13 сентябрь 2012(2012-09-13) (85 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Истанбул университеты һәм Әнкара университеты[d][2]
Һөнәре астрофизик, профессор
Эш бирүче Якын Көнчыгыш техник университеты[d] һәм Калифорнийский университет[d]
Ата-ана

 Дильхан Эрюрт Викиҗыентыкта

1961—1973 елларда Дильхан Эрюрт Якын Көнчыгыш техник университетында НАСА-да (инг. National Aeronautics and Space Administration, сор. NASA) урын биләгән беренче төрек галимәсе. Ул Якын Көнчыгыш техник университетында астрофизика департаментын оештыра һәм 1988—1993 елларда шушы уку йортында табигый фәннәр һәм әдөбият факультеты деканы була.

Биографиясе үзгәртү

Дильхан Эрюрт 1926 елның 29 ноябрендә Измир шәһәрендә туа[3]. Әтисе Абидин Эге 1944 елда Денизли провинциясеннән Төркия Бөек милли җыелышы депутаты була.

Әтисе Измирга күчеп килгәннән соң аларның гаиләсе Истанбулга, ә бер елдан соң Әнкарага күчә, Дильхан шунда укый башлый. Мәктәптә ул математика менән кызыксына башлый. Шул сәбәпле, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Истанбул университетының астрономия һәм математика факультетына укырга керә. Дильхан студент елларында астрономия белән ныграк мавыга.

Истанбул университетын тәмамлаганнан соң, 1946 елда, Дильхан Эрюрт ике ел дәвамында Әнкара университетында астрономия департаментын ачкан Теүфик Октай Кабакчиоглуның ярдәмчесе булып эшли. Ары Дильхан укуын Мичиган университетында дәвам итә, ә 1953 елда ул Әнкара университетының астрофизика кафедрасында докторлык диссертациясе яклый.

1959 елда ул халыкара атом энергиясе буенча агентлык стипендиясе буенча ике елга Канадага китә. Ары АКШ-ка күченә, анда Индиана университетында эшли, Гёте Линк исемендәге обсерваториядә йолдызларны тикшерү белән шөгыльләнә. Ул Маршалл Врубель белән эшли. Бу тәҗрибәсеннән соң ул НАСА-ның Годдард галәм очышлар үзәгендә эшли. Ул Аластер Г. У. Кэмерон белән кояш тарихы өлкәсендәге эзләнү белән шөгыльләнә. Бу вакытта ул бу учреждениеда эш бердәнбер хатын-кыз-астроном була.

Годдард Үзәгендә эшләгәнендә Эрюрт Дильхан кояш турында элек билгесез кайбер фактларны ачыклый. Кояш барлыкка килгән мәлдән алып аның яктылыгы арта бармавын, шулай ук башлангыч чорында кояш хәзергегә караганда артык чагурак һәм кайнаррак булуын ачыклый. Бу эзләнү ул вакытта бик мөһим була, чөнки галәмгә очу барышына йогынты ясый. 1969 елда беренче булып айга кешенең аяк басуы буенча уңышлы эше өчен аны Apollo Achievement премиясе белән бүләклиләр. Годдард Үзәгендә ике еллык укуын тәмамлаганнан соң Эрюрт институтта гыйльми хезмәткәре сыйфатында эшләвен дәвам итә. Институт аны Калифорния университетына йолдызларның урнашу һәм үсеше мәсьәләләрен өйрәнергә җибәрә.

1968 елда Төркиягә кайта һәм Төркиянең Гыйльми-техник эзләнү советы аркылы беренче Милли астрономик конгресс оештыра.

1969 елдан 1973 елга кадәр Эрюрт НАСА-да гыйльми тикшеренүләрен дәвам итә. 1973 елда ул Якын көнчыгыш техник университетының физика факультетына кайта. 1977 елда ул гыйльми Тюбитак премиясе белән бүләкләнә[4][5]. 1988 елда алты ай дәвамында физика факультеты деканы, ә аннары биш ел дәвамында әдәбият һәм табигый фәннәр факультеты деканы була. Эрюрт 1993 елда пенсиягә чыга.

Дильхан Эрюрт 2012 елның 13 сентябрендә Әнкарада йөрәк өянәгеннән вафат була[6].

Искәрмәләр үзгәртү