Төп менюны ачу

Ричард Брюс «Дик» Чейни (ингл. Richard Bruce «Dick» Cheney) — АКШ сәясәтчесе, Республикан фирка әгъзасы. 4 АКШ президенты кабинетларында эшләгән. Джордж Герберт Уокер Буш кабинетында саклану министры (1989—1993), 2001—2009 елларында исә вице-президент вазифаларын үтәгән. Джордж Буш-кечегә наркоз керткәндә, ике тапкыр АКШ президенты вазифаларын башкаручы иде (2002 һәм 2007).

Ричард Брюс «Дик» Чейни
46 Dick Cheney 3x4.jpg
Туган телдә исем Richard Bruce «Dick» Cheney
Туган 30 гыйнвар 1941(1941-01-30) (78 яшь)
Линкольн, Небраска, АКШ
Ватандашлыгы Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Ель үнивирситите, Мәдисендәге Висконсин университеты[d] һәм Вайоминг университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе
Җефет Линн Чейни
Балалар кызлары: Элизабет, Мэри
Ата-ана
  • Ричард Герберт Чейни (әти)
  • Марджори Лорейн Дики (әни)
Dick Cheney Signature.svg

Commons-logo.svg Ричард Брюс «Дик» Чейни Викиҗыентыкта

Барак Обама администрациясен актив тәнкыйтьләүче[1].

Тормыш юлыҮзгәртү

Вайоминг штатының Каспер шәһәрендә үсә. 1959 елда Йель университетына укырга керә, ләкин икенче курстан аны университеттан чыгардылар. Вайоминг университетында бакалавр һәм магистр дәрәҗәләрен ала. 1969 елда Ричард Никсон администрациясенә кушыла.

19751977 елларда Джеральд Форд администрациясен җитәкли. 1989 елда саклану министры вазифасына билгеләнә. Джордж Буш вакытында вице-президент вазифаларын башкара.

ИскәрмәләрҮзгәртү