Диего-Рамирес утраулары

Диего-Рамирес утраулары (исп. Islas Diego Ramírez) – Дрейк бугазында, Һорн борыныннан 100 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан утраулар төркеме. Төньяктан көньякка 8 км га сузылган; иң зур утравы – Бартоломео, утраулар төркеменең иң көньяк ноктасы – Агила утраучыгы Чилинең һәм Американың иң көньяк ноктасы булып тора. Тундра климаты зонасында урнашкан; явым-төшемнәр күп була. Утраулар 1619 елда бертуган Бартоломе һәм Гонсало Нодальләр экспедициясе тарафыннан ачыла; исеме шушы экспедициядә штурман булып катнашкан Диего Рамирес де Арельяно хөрмәтенә бирелә. Көньяк Сәндвич утрауларын ачканга кадәр (1775) дөньяның иң көньяк ноктасы дип саналган.[1]

Диего-Рамирес утраулары
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Җәгърафия
Ил Чили
Мәйдан 1.2 км²
ДДӨБ 179 метр Edit this on Wikidata
Сулык Тын океан
Координатлар 56.48°S 68.73°W Edit this on Wikidata
Карта

Искәрмәләр үзгәртү