Демна Гвасалия
Демна Гвасалия (гөрҗ. დემნა გვასალია; 1981 елның 25 марты, Сухум, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан дизайнеры, Vetements брендын уйлап табучы, 2015 елдан башлап Balenciaga мода йортының креатив директоры[1].
Демна Гвасалия | |
---|---|
Туган телдә исем | гөрҗ. დემნა გვასალია |
Туган | 25 март 1981 (43 яшь) Сухум, Грузия ССР, СССР |
Ватандашлыгы | Гөрҗистан СССР |
Әлма-матер | Королевская академия изящных искусств[d] |
Һөнәре | модельер-дизайнер |
Эш бирүче | Баленсиага[d], Vetements[d], Луи Виттон[d] һәм Maison Margiela[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүДемна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус[2]. 1997 елдан Тбилиси дәүләт университетында халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчә[3]. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый[2].
Карьера
үзгәртүMaison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә[4][5]. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» (фр. vêtements) дигәнне аңлата.
Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора[6][7]. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә[8].
2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була[9].
2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый[10]. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры була[11][12].
Шәхси тормыш
үзгәртү2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора[13] .
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Demna Gvasalia: Balenciaga's New Creative Director | JulesB UK. әлеге чыганактан 2021-10-05 архивланды. 2018-12-20 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Disko. Demna Gvasalia, creative Director of Balenciaga. әлеге чыганактан 2021-10-04 архивланды. 2021-10-08 тикшерелгән.
- ↑ Jo Ellison (September 20, 2019) Demna Gvasalia: the activist at Balenciaga Financial Times.
- ↑ “I Didn’t Want to Be the Guy Just Making Hoodies and Ripped Jeans”: Demna Gvasalia on Being a Fashion Disruptor Brooke Bobb, Vogue, October 12, 2017
- ↑ Fury, Alexander. These Two Guys Are Changing How We Think About Fashion (ингл.), The New York Times (2016-04-11). 20 декабрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Balenciaga's New Creative Director: What You Should Know. Highsnobiety (2018-12-20). 2018-12-20 тикшерелгән.
- ↑ How Demna Gvasalia Is Revolutionizing Balenciaga From the Inside Out. Vogue. 2018-12-20 тикшерелгән.
- ↑ Основатель Vetements ушел из модного дома. 2021-02-27 тикшерелгән.
- ↑ 2018 WINNERS CFDA AWARDS.
- ↑ Вышел трейлер фильма Ренаты Литвиновой «Северный ветер». Над костюмами в нем работал Демна Гвасалия. әлеге чыганактан 2021-10-05 архивланды. 2021-02-27 тикшерелгән.
- ↑ Демна Гвасалия будет креативным директором презентации альбома Канье Уэста Donda
- ↑ Condé Nast (2021-08-06). Kanye West’s 'Donda' Listening Party Was Brilliant, Provocative Performance Art.
- ↑ BFRND architects the ominous aural musings soundtracking Balenciaga’s runways.