Дельфин Клодель
Дельфин Клодель (фр. Delphine Claudel; 23 март 1996, Ремирмон, Лотарингия, Франция) — француз чаңгычысы. 2018 елгы Олимпия уеннары катнашучысы.
Дельфин Клодель | |
---|---|
Туган | 23 март 1996 (28 яшь) Ремирмон |
Ватандашлыгы | Франция |
Әлма-матер | Гренобль университеты[d][1] |
Һөнәре | чаңгы узышчысы |
Карьерасы
үзгәртүДельфин Клодель чаңгы ярышы буенча юниорлар чемпионатында 6 тапкыр Франция исеменнән чыгыш ясый: 2014, 2015 һәм 2016 елда 20 яшькә тиклемге кыз арасында чыгыш ясый, ә 2017, 2018 һәм 2019 елларда — 23 яшькә тиклемге кызлар арасында.
Дөнья Кубогында спортчы кыз 2016 елда француз шәһәре Ла-Клюзда беренче тапкыр чыгыш ясый, анда 10-километрлы масс-стартта[2] һәм 4×5 километрлы беренче эстафета этабында йөгерә[3].
Дельфин Клодель 2018 елда Пхенчхандагы Олимпия уеннарының француз делегациясе составына кертелә. Аерым старт белән 10 километрлы шәхси ярышта ул тик 57нче вакытны күрсәтә[4]. Шулай ук спортчы кыз эстафетаның йомгаклау этабын үткәрә, анда француз кызлары финишка 12нче булып килә[5].
Дөнья чемпионатында үзе өчен беренче узышта — 2019 елның февралендә Австрия шәһәре Зефельдта үткән спринт ярышындагы квалификация йөгерешендә Дельфин Клодель 35 нче урынны били һәм чирек финалга үтә алмый[6]. Шулай ук Дельфин скиатлон буенча[7] планета беренчелегендә катнаша, анда һәм «өч төслеләр» 8 нче булып тәмамлаган эстафетада[8] 31нче урында була.
2021 елның гыйнварына Дельфин Клодель Тур де Ски ахыр узышында өченче булып килә, үз карьерасында беренче тапкыр дөнья Кубогы этабында подиумга күтәрелә. Бөтен күп көнлек сөземтәләре буенча француз кызы Турның гомуми зачеты буенча 16 нчы урынны яулый[9]
2021 елгы дөнья чемпионатында Оберстдорфта Клодель 7,5+7,5 километрлы скиатлонда француз хатын-кызларыннан бердәнбер катнашучы була һәм финишка 7-нче килеп, мондый югары кимәлдә үзе өчен иң яхшы нәтиҗә күрсәтә[10][11].
Нәтиҗәләре
үзгәртүОлимпия уеннары
үзгәртүОлимпия уеннары | Спринт | Команда спринты | 10 км аерым старт | 7,5+7,5 км скиатлон | 30 км масс-старт | Эстафета |
---|---|---|---|---|---|---|
Калып:Байраклаштыру/Корея 2018 Пхенчхан | — | — | 57 | — | — | 12 |
Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионаты
үзгәртүДөнья чемпионаты | Спринт | Команда спринты | 10 км аерым старт | 7,5+7,5 км
скиатлон |
30 км масс-старт | Эстафета |
---|---|---|---|---|---|---|
2019 Зефельд | 35 | — | — | 31 | — | 8 |
2021 Оберстдорфта | — | — | — | 7 | — | — |
Дөнья Кубогы
үзгәртүСезон нәтиҗәләре
үзгәртүСезон | Яше | Зачет төре | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Гомуми зачет | Ярыш | Спринт | U23 | Nordic Opening | Тур де Ски | Тур де Ски | Дөнья Кубогы Финалы | ||
2017 | 20 | н/п | н/п | н/п | н/п | — | — | Ҡалып:N/a | — |
2018 | 21 | н/п | н/п | н/п | н/п | Ҡалып:N/a | — | ||
2019 | 22 | 69 | 52 | 53 | 11 | — | Ҡалып:N/a | 49 | |
2020 | 23 | 32 | 26 | 67 | Ҡалып:N/a | — | 23 | 16 | Ҡалып:N/a |
2021 | 24 | Ҡалып:N/a | 43 | 16 | Ҡалып:N/a | Ҡалып:N/a |
Подиум
үзгәртү#. | Заман | Дата | Үткәрү урыны | Ярыш | Урын |
---|---|---|---|---|---|
Бер | 2020/21 | 10.01.2021| align="left" | Валь-ди-Фьемме, Италия | 10,0 км масс-старт СС | Өч |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.letudiant.fr/etudes/jo-d-hiver-2018-des-lyceens-et-etudiants-francais-en-lice.html
- ↑ La Clusaz – Heidi Weng s’impose, Flora Dolci s’illustre (фр.).Nordic Magazine(17 décembre 2016).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ La Clusaz : les Norvégiennes au-dessus (фр.).Nordic Magazine(18 décembre 2016).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ JO | Ski de fond : Haga en or devant Kalla.
- ↑ JO 2018 / Ski de fond. Marit Bjoergen offre à la Norvège le titre olympique du relais !.
- ↑ Tour de ski : premier podium en Coupe du monde pour Delphine Claudel (фр.).L’Équipe(21 février 2019).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Therese Johaug championne du monde du skiathlon (фр.). L’Équipe (23 février 2021).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Stina Nilsson offre le titre mondial à la Suède, la France 8 (фр.).Le Dauphiné(28 février 2018). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Championnats du monde : Delphine Claudel éliminée en qualifications du sprint.
- ↑ Ella Hall. Johaug Breaks Away for the Skiathlon Win; Diggins 15 (англ.). FasterSkier (27 February 2021). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Mirko Hominal. Oberstdorf 2021 - 11e titre mondial pour la reine Therese Johaug (фр.).Ski Nordique(27 février 2021). Дата обращения: 8 марта 2021.
Сылтамалар
үзгәртү- Профиль 2021 елның 14 май көнендә архивланган. на сайте Олимпийского комитета Франции (фр.)
- Дельфин Клодель — статистика на сайте FIS (англ.)