Елизавета Дезире Сибилла, баронесса Сильвершельд (швед. Prinsessan Désirée Elisabeth Sibylla Silfverschiöld, 2 июнь 1938 ел) — швед принцессасы, Вестерботтен герцогы Густавның һәм принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готтың өченче кызы. Король Карл XVI Густавның дүрт апасы арасындагы иң өлкәне.

Дезире Шведская
Туган 2 июнь 1938(1938-06-02)[1] (85 яшь)
Дворец Хага[d], Сольна[d], Стокһолм ләне[d], Швеция
Яшәгән урын Дворец Хага[d]
Koberg Castle[d]
Gåsevadholm Castle[d]
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Franska Skolan[d]
Һөнәре аксөяк
Җефет Baron Niclas Silfverschiöld[d]
Балалар Baron Carl Silfverschiöld[d][1], Baroness Christina-Louise Silfverschiöld[d][1] һәм Baroness Hélène Silfverschiöld[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Маргарет Шведская, Биргитта Шведская[d], Кристина (Швеция принцессасы) һәм Карл XVI Густав[d]

 Дезире Шведская Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Хаг Сарае — кунак кабул итү фасады.

Принцесса Дезире Елизавета Сибилла Стокгольмның Хаг Сараенда 1938 елның 2 июнендә туган. Аның атасы-швед тәхете варисы Вестерботтен герцогы Густав Адольф һәм әнисе-принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готт. Принцессаның өлкән апалары Маргарет һәм Биргитта, 1943 елда аның принцесса сеңлесе Кристина туа, ә 1946 елда, ниһаять, — Карл, булачак король (1973 ел) туа. Принцесса, апалары кебек үк Хаг сараенда туа һәм бала чакта алар белән бергә Хаг принцессасы дип аталып йөри.

Атасы ягыннан ике туган апасы — Дания королевасы Маргрете II.

1947 елда принцессаның атасы авиакатастрофада һәлак булган.

1963 елның 18 августында Король сарае принцесса Дезире белән швед аристократы барон Нилс Август Сильвершёльдның (1934-2017) туен игълан итә. Кияү егет барон Карл Сильвершёльд һәм Мадлен Беннихның улы була. 1963 елның 5 июнендә алар Стокгольмның Изге Николай чиркәвендә никахлаша. Никах аркасында принцесса «ЕЕ Королевское Высочество» титулын югалта һәм моннан соң ул "Принцесса Дезире, баронесса Сильвершельд" булып билгеле була.

 
Принцесса Дезире туй көнендә.

Никахта туган өч баласы да Швеция тәхетенә дәгъва итә алмый.

  • Аларның улы барон Отто Эдмунд Сильвершельд (1965) — 2005 елда Мария Фредрикссонга өйләнә (1965 туган);
  • кызы Кристина Мадлен Луиза Ева, баронесса Сильвершельд (1966 туган) — барон Ханс де Гейер аф Финспонг ( 1963 туган) хатыны. Аларның улы Ян де Гейер кронпринцесса Виктория Шведская туенда паж була[2];
  • Елена Ингеборга Сибилла, баронесса Сильвершельд (туган 1968) — короле Карл ХVI Густав һәм королева Сильвиянең 1976 елда узган туенда кәләшнең ахирәте була, шулай ук 1977 елда принц Бертиль һәм Лилиан Девистның туенда да кәләш ахирәте була.

Принцесса Дезире туйдан соң Куберг замогында, шулай ук Госевадхольм замогында — үзенең ире имениесендә яши[3]. Ул швед короле гаиләсенең бөтен вакыйгаларында актив катнаша. Принцесса Дезире һәм аның ире дәүләт төшке ашларында һәм төрле кабул итүләрдә катнаша.

Принцесса, аның ире, балалары 2010 елда кронпринцесса Викториянең туена, шулай ук 2013 елның июнендә принцесса Мадленның туена кунак итеп чакырыла. Кронпринцесса Викториянең чукындыру әнисе.

Бүләкләре үзгәртү

  • Дама Ордена Серафимов (Швеция)[4];
  • Королевский семейный орден короля Карла XVI Густава (1973);
  • Юбилейная медаль Его Величества короля Карла XVI Густава (30 апреля 1996);
  • Памятная медаль Рубинового юбилея короля Карла XVI Густав (15 сентября 2013)[5];
  • Памятная медаль к 70-летию короля Швеции Карла XVI Густав (30 апреля 2016)
  • Большой крест Орден Святого Лафа (1992);
  • Большой крест Ордена Драгоценный короны (2000)[6];

Шәҗәрәсе үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү