Девәтернә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге.

Девәтернә авыл җирлегеТатарстан Республикасы Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге — Девәтернә авылы.[4]

Девётернә авыл җирлеге
Халәт

авыл җирлеге

Административ үзәге

Девәтернә[1]

Глава сельского поселения

Йосыпов Фәнис Миңнефәиз улы[2]

Рәсми телләр

рус теле, татар теле

Халык (2015)

632[3]

Милли тәркип

татарлар - 97%

Мәйдан

105,019 км²

Телефон коды85551
Почта индекслары

422224

Авто кодлары

16, 116

http://agryz.tatarstan.ru/rus/devaterinskoe.htm

Географик урыны

үзгәртү

Девәтернә авыл җирлеге территориясе мәйданы 105,019 км² тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы - 42,79 км².[5] Җирлек чикләре «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 31 гыйнварындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.

Тарихы

үзгәртү

Девәтернә авылы Әгерҗедән төньяк-көнчыгышка таба 80 км ераклыкта Олы Кадый елгасы буенда урнашкан. «Тефтәр» сүзеннән Девәтернә сүзенә кадәр үзгәргән дигән фараз бар. Бу тирәдәге авылларны «Тугызбуй» дип атыйлар. Девәтернә тугызынчы авыл. Төрле вариант буенча иң беренче авыл «Дәфтәр» дип аталган. Башка версияләр буенча аны әле "Шулып" һәм "Мазарастлар" дип тә атаганнар. Бу атама авыл территориясендә борынгы җирләүләр белән бәйле. Кайбер мәгълүматларга караганда, Девәтернә авылына 1722 елда нигез салынган[6].

Явыз Иван патшаның кушуы буенча, авыл халкына бу җирләрдә яшәүгә грамота бирелгән. Башта бу җирләрдә удмуртлар, чирмешләр, аннары татарлар яшәгән. Элек-электән авылда мәчет һәм мәдрәсә булган.

1917 елдан башлап Девәтернә халкы авыл хуҗалыгы, агач күмер чыгару, сумала кайнату белән шөгыльләнгән. Девятерниның атаклы кешеләре арасында Ибраһим Садыйк дигән сәүдәгәр билгеле. Ул Ивановский ситсы белән сату иткән.

1762 елга Девәтернә авылында 46 ир-ат яшәгән, 1921 елга - 1752, 1992 елга - 676 кеше. Гали авылы - 19нчы гасырда нигез салынган татар авылы. Кече Кады елгасы үзәнендә Әгерҗедән 84 чакрым көньякта урнашкан. Гали авылына 1825 елда гаиләсе белән Гали улы Армаш нигез салган.

Кады елгасы үзәнендәге Гали авылын кайчакта кечкенә Кадыбаш дип тә атыйлар. Авылда бер мәктәп, бер мәчет бар. 1917 елга кадәр авылда нигездә икмәк үстерү белән шөгыльләнгәннәр. 1890 елда Гали авылында — 131, 1921 елда — 387, 1992 елда 90 кеше яшәгән.

Комсомолка авылы — татар авылы. Ул 1941 елда Әгерҗедән 175 км көньякта Кырыкмас елгасы үзәнендә урнашкан. 1989 елда - 26, 1992 елда - 11 кеше яшәгән. Сосново авылы — татар авылы. Нигезләнү датасы төгәл билгеле түгел. Ул Әгерҗенең көньягында 85 километрда урнашкан.

19 гасыр материаллары буенча Сосново авылы шушы якларда иң борынгы авыл. 1518 елгы архив документлары бар. Беренче күчеп килүчеләр Ырынбур губернасыннан килгән булган. Сосновода 1832 елда мәдрәсә ачыла. 1841 елда мәктәп ачыла. 1904 елда рус-татар мәктәбе эшли. 1917 елда мәчет төзелгән.

1680 елда Сосновода 40 кеше, 1782 елда — 133, 1921 елда — 1212, 1992 елда — 286 кеше яшәгән.

Авыл җирлеге составы

үзгәртү

Девәтернә авыл җирлеге территориясе составына түбәндәге торак пунктлар керә:[4]

Демографиясе

үзгәртү

2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре буенча даими халык саны 878 кеше тәшкил итә, шуларның 16 яшькә кадәр — 146 кеше, эшкә сәләтле 402 кеше, пенсионерлар — 330 кеше[5].

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү