Дарья Владимир кызы Домрачева (белор. Дар’я Уладзіміраўна Домрачава; 3 август 1986, Минск, Белоруссия биатлончысы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы (2012 һәм 2013), 2014/15 дөнья Кубогы иясе, биатлон буенча 6 кече Бәллүр глобус иясе[19], Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры. Кышкы Олимпия уеннары тарихында иң титуллы Белоруссия спортчысы, шулай ук дөньяда ул шәхси ярышларда өч җиңү яулаган беренче биатлончы кыз. 2014 елгы Уеннарда өченче алтын медаль яулаган көнне Дарьяга «Беларусь Герое» исеме бирелә[20],ул Беларусь Республикасының югары бүләгенә лаек булган ил тарихында беренче хатын-кыз.

белар. Дар’я Уладзіміраўна Домрачэва
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Белоруссия[3][4][5]
 СССР
 Россия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Россия
 Белоруссия
Кушамат/тәхәллүс Dasha[6]
Туу датасы 3 август 1986(1986-08-03)[7][8] (37 яшь)
Туу урыны Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР[9]
Ата Владимир Филиппович Домрачев[d]
Ана Лариса Алексеевна Минина[d]
Кардәш Никита Владимирович Домрачев[d]
Ире яки хатыны Уле-Эйнар Бьерндален[d][10]
Һөнәр төре биатлонист, биатлонный тренер
Әлма-матер Беларус дәүләт техника университеты[d]
Масса 56 килограмм
Спорт төре Биатлон
Катнашучы Биатлон на зимних Олимпийских играх 2010 — индивидуальная гонка (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — эстафета (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — масс-старт (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — спринт (женщины)[d][11], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2014 — гонка преследования (женщины)[d][12], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — гонка преследования (женщины)[d][13], биатлон на зимних Олимпийских играх 2014 — индивидуальная гонка[d][14], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — индивидуальная гонка (женщины)[d][15], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2014 — масс-старт[d][16], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2018 — масс-старт (женщины)[d][17] һәм Биатлон на зимних Олимпийских играх 2014 — спринт (женщины)[d][18]
Бүләкләр
Биеклек / буй 168 сантиметр
Рәсми веб-сайт daryadomracheva.by
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 20 194
 Дарья Домрачева Викиҗыентыкта

14 ел Няганьда (Ханты-Манси автономияле округы) яши, анда биатлон белән шөгыльләнә башлый[21]. 2018 елның 25 июнендә профессиональ спорт карьерасының тәмамлануы турында игълан итә[22].

Биографиясе үзгәртү

Дарья Домрачева 1986 елда Минскта архитекторлар гаиләсендә туа. Дүрт елдан соң әти-әнисе белән Себергә, төзелеп килүче Нягань шәһәренә күченә. Бию һәм баскетбол белән, 1992 елда абыйсы артыннан, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә башлый. Күнегүләр , җыеннарда һәм ярышларда бөтен вакытын диярлек уздырып, мәктәптә «яхшы» һәм «бишле»гә укый. Җәйге каникуллары Минскта уза.

1999 елда биатлон белән шөгыльләнә башлый. Биатлон буенча спортчының беренче тренеры Альберт Мусин була[23].

Икътисади-хокукый сыйныфта укып гимназияне тәмамлый һәм Төмән университетының 2 нче курсына, спорт менеджменты факультетына укырга керә. 2003 елда гаиләсе белән Минскка күчеп килә. БДЭУда спорт менеджменты факультеты булмаганлыктан, Домрачева туризм белән идарә итү кафедрасына күчә. 2009 елда «Туризм индустриясендә реклама» темасы буенча диплом яклаган. Шул ук елны яңадан «Хуҗалык хокукы» белгечлеге буенча БДЭУ студенты була һәм 2015 елда югары белем турында икенче дипломын ала.

2010 елда Домрачева «Дарья Домрачева. Представляя Беларусь» автор кинотасмасын тәкъдим итә. Фильм көндәлек форматында төшерелгән. Режиссер һәм автордашы Максим Субботин[24].

2014 елның июненә кадәр Белоруссия КГБда хезмәт итә, чөнки биатлон федерациясе нәкъ менә шушы ведомствога беркетелгән. «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең рәсми сайтындагы биографиясе буенча өлкән лейтенант исеменә лаек булган[25][26].

Домрачевны Полесье авылындагы агачта мәңгеләштерәләр[27].

Тренер карьерасы үзгәртү

2019 елның сентябрендә биатлон буенча Кытай хатын-кызлар җыелмасын җитәкли, ә аның ире, Уле-Эйнар Бьерндален, Кытай җыелма командасының баш тренеры була[28][29].

Шәхси тормышы үзгәртү

2016 елның 5 апрелендә Домрачевны Норвегия биатлончысы Уле-Эйнар Бьерндаленнан бала көтүе турында билгеле булды[30]. 16 июль 2016 Домрачева һәм Бьерндален өйләнешәләр[31]. 2016 елның 1 октябрендә Минскта[32] кызлары Ксения туа[33].

Өлкән абыйсы - Никита Владимир улы Домрачев, архитекторм.

Бүләкләре үзгәртү

  • Беларусь Герое (2014)
  • "Шәхси батырлык өчен" ордены (2018)
  • III дәрәҗә Ватан ордены (2012)[34]
  • Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры (2010)
  • Беларусь Республикасы Президентының «Белорусский спорт Олимп» (2012) махсус премиясе лауреаты
  • "Бердәмлек йолдызлары" БДБ дәүләтара премиясе лауреаты (2017)
  • Беларусь Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының «Беларусь Республикасында физик культураны һәм спортны үстергән өчен» күкрәк билгесе (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://sports.yahoo.com/news/bescond-earns-first-biathlon-world-161836506--spt.html
  2. http://espn.go.com/olympics/winter/2014/biathlon/story/_/id/10455444/2014-sochi-olympics-darya-domracheva-wins-second-biathlon-gold-sochi-games
  3. http://www.foxsports.com/olympics/story/darya-domracheva-wins-olympic-gold-for-belarus-in-10k-pursuit-021114
  4. http://www.nytimes.com/2015/01/08/sports/czech-women-outperform-french-in-world-cup-biathlon-relay.html
  5. http://www.foxsports.com/olympics/story/czech-republic-wins-womens-world-cup-biathlon-relay-010715
  6. Olympedia — 2006.
  7. http://www.fanmail.biz/115104.html
  8. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  9. http://timesofindia.indiatimes.com/sports/tournaments/2014-sochi-winter-olympics-/Sochi-Olympics-Authoritarian-Belarus-celebrates-best-ever-Games/movie-review/30629809.cms
  10. http://www.laola1.at/de/red/wintersport/biathlon/news/bjoerndalen-hochzeit/
  11. BiathlonWorld.com
  12. BiathlonWorld.com
  13. BiathlonWorld.com
  14. BiathlonWorld.com
  15. BiathlonWorld.com
  16. BiathlonWorld.com
  17. BiathlonWorld.com
  18. BiathlonWorld.com
  19. Дарье Домрачевой вручили Малый хрустальный глобус в гонке преследования сезона. Belta.ru. 2019-09-12 тикшерелгән.
  20. Александр Лукашенко присвоил Дарье Домрачевой звание Героя Беларуси. Ont.by. 2019-09-12 тикшерелгән.
  21. Дарья Домрачева последние новости о персоне на сегодня | СПОРТ.TUT.BY, archived from the original on 2020-11-26, retrieved 2021-03-21 
  22. Четырехкратная олимпийская чемпионка Дарья Домрачева объявила о завершении карьеры. Tass.ru. 2019-09-12 тикшерелгән.
  23. Кто сделал Дарью Домрачеву
  24. Домрачева сняла с бойфрендом авторский фильм — Ale.by — Картина дня — Новости Беларуси. әлеге чыганактан 2015-01-23 архивланды. 2014-03-18 тикшерелгән.
  25. Олимпийская чемпионка из Белоруссии оказалась сотрудницей КГБ «Meduza», 04.05.2016
  26. Биатлонистка Дарья Домрачева — сотрудница КГБ Белоруссии. Что это значит? «Meduza», 06.05.2016
  27. Дарью Домрачеву на Полесье увековечили в дереве | СПОРТ.TUT.BY, archived from the original on 2021-02-02, retrieved 2021-03-21 
  28. Darya Domracheva в Instagram: «We are glad to inform about beginning of our cooperation with China biathlon team. Young team with high ambitions and potential to improve…». Instagram. 2019-09-16 тикшерелгән.
  29. Домрачева и Бьорндален стали тренерами сборной Китая. Советский спорт. 2019-09-16 тикшерелгән.
  30. Биатлонист Бьёрндален сообщил, что Дарья Домрачева ждёт от него ребёнка | Вокруг спорта | Р-Спорт. Все главные новости спорта
  31. Биатлонисты Уле-Эйнар Бьорндален и Дарья Домрачева поженились. 2016-07-17 тикшерелгән.
  32. Дарья Домрачева и Уле-Эйнар Бьорндален стали родителями
  33. Домрачева и Бьорндален назвали дочь Ксюшей
  34. Указ Президента Республики Беларусь от 4 марта 2012 года № 124 «О награждении Д.В.Домрачевой орденом Отечества III степени» (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-03-05, retrieved 2022-05-09 

Тышкы сылтамалар үзгәртү