Дания Нәгыйм

шагыйрә, журналист

Дания Нәгыйм, Дания Нурулла кызы Галәветдинова (1991 елның 7 мае, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек) ― шагыйрә, журналист, 2021 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2024).

Дания Нәгыйм
Туу датасы: 7 май 1991(1991-05-07) (32 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Галәм агачының яфрагы мин» (2015)
Бүләкләр: Шәйхи Маннур исемендәге премия (2024)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1991 елның 7 маенда Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Үз авылында гомуми урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда, олимпиадаларда актив катнаша. Татар һәм рус телләре буенча район күләмендә беренче урыннарны яулый. 2009―2011 елларда Казан сәүдә-икътисад техникумында икътисад бүлегендә белем ала. Аннары Казан кооперация институтында укый.

«Идел» яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч, аннан соң «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. Бүгенге көндә «Татарстан» радиосында тапшырулар алып бара. Казанда яши.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләрен 2нче сыйныфта укыганда ук яза. Шулай ук кечкенәдән мәкаләләре район һәм республика газеталарында дөнья күрә. Мәкалә, шигырь, хикәя, әкиятләре һәм балалар өчен шигырьләре төрле басмаларда: «Авыл офыклары», «Сабантуй», «Идел», «Мәйдан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казан утлары», «Сөембикә», «Ирек мәйданы», «Көмеш кыңгырау», «Салават күпере», «Татар дөньясы» газета һәм журналларында басыла. Иҗатына иң беренчеләрдән булып игътибар итүче һәм хәер-фатыйхасын бирүче шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов, Зиннур Мансуров һәм Рәдиф Гаташ була.

Кайбер шигырьләре, рус һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителеп, антологияләргә кертелә.

Уңышлары үзгәртү

  • Шигырьләре яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» (2011) конкурсында Гран-прига, «“Сәләт”кә нур булган йолдызлар» (2014) һәм «Таян Аллага» (2020) бәйгеләрендә 1нче урынга лаек була.
  • Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри Сабантуй» (2013) конкурсында «Сабантуй батыры» исемен яулаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Китаплары үзгәртү

Шагыйрәнең ике китабы дөнья күргән: «Галәм агачының яфрагы мин» (2015) исемле шигырьләре җыентыгы һәм, Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, хәрабәләр астында калып аякларын югалткан, шуңа да карамастан, бик күп уңышларга ирешкән Рөстәм Нәбиев турында «Бөртекләп җыелган гомер» (2018). Беренчесенә кереш сүзне Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язган.

Гаиләсе үзгәртү

Дания ире Илназ белән ике ул тәрбияли: Раян, Нурихан[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү