Дангһьянг Ниратһа
Дангһьянг Ниратһа, шулай ук Педанда Шакти Ваву Рауһ буларак мәгълүм, 16-ынчы гасырда Балида Шайвит дин әһеле һәм Һинд дине сәяхәтчесе булган. Ул Балида Шайвит каһинлегенең нигезләүчесе булган.[2]
Иртә тормышы
үзгәртүНиратһа Балига 1537 елда Гелгел патшасы Далем Батуренггонгның киңәшчесе булыр өчен килгән. Ул гаиләсе белән шул елны бераз элегрәк Бламбанган, Ява патша сарай яныннан киткән, чөнки аның яклаучысының хатыннарының берсе аңа гашыйк булган. Кайбер риваятьләрдә расланганча ул Явадан Балига кабак өстендә сәяхәт иткән, бу кайбер Бали Браминнарына кабак ашауга табу китереп чыгарган.[3]
Килгәннән соң
үзгәртүБалига килгәннән соң, ул Патша Далем Батуренггонг сарай янына килгән. Моңа кадәр елларда Балида күп чума булган һәм Нирартһа патшага башыннан чәчен тәкъдим итеп, ул газапланулардан арындырачак дип раслаган. Бу чәч гыйбадәтханәдә урнаштырылган булган, ул Балида популяр Шайвит дини сәфәр кылу урыны булган.
Архитектурасы
үзгәртүНирартха Бали Һинд дине гыйбадәтханәләрендә падмасана архитектурасының барлыкка китерүчесе булган. Бу гыйбадәтханәләр тугърылар тарафыннан иң олы Шиваның чагылышы дип танылган булган.[4] Бали ярларында гыйбадәтханәләр Нирартһа сәяхәтләре вакытында уникегә кадәр арткан.[5]
Дини эше
үзгәртүНирартһа Бали Һинд диненә яңа мода керткән. Ул Индонезиядә мокша фикеренең алга сөрүчесе булган. Ул Шайвит каһинлеген нигезләгән, ул хәзер Балида бөтен җирдә һәм хәзер барлык Шайвит Педандаларның бабасы дип таныла.[2]
Билгеләмәләр
үзгәртү- ↑ Bali and Lombok, p.46-47, 2001, Dorling Kindersley Limited, London [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-7566-2878-9]]
- ↑ 2,0 2,1 Pringle, p 65
- ↑ Of Temples and Dragons 2007 елның 8 октябрь көнендә архивланган. Bali Plus
- ↑ Kotamadya Denpasar 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Bali Paradise
- ↑ Калып:In lang Sekelumit Sejarah dan Cara Sembahyang 2007 елның 11 сентябрь көнендә архивланган. Bali Post 8 July 2007
Искәрмәләр
үзгәртү- Pringle,Robert. (2004) A Short History of Bali: Indonesia's Hindu Realm. Crows Nest, NSW: Allan & Unwin [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-86508-863-3]].
- Hinduism and Islam in Indonesia: Bali and the Pasisir World Indonesia, Vol. 44. (Oct., 1987), pp. 30–58.