Далем Бекунг, шулай ук Памаюн буларак билгеле, Бали патшасы булган, традицион рәвештә 16-ынчы гасырның икенче яртысы белән даталана. Ул Явада Маҗапаһиттан килеп чыккан патшалар династиясеннән һәм Гелгелда сарайларыннан (пури) хөкем иткән.

Интригалар һәм фетнәләр үзгәртү

Аның хөкеме турында төп чыганак булып 18-енче гасыр хроникасы Бабад Далем тора.[1] Ул уңышлы Далем Батуренггонг патшаның улы булган һәм тәхеткә һаман да кече булып килгән. Аның абыйсы Дэва Анггунган патшалыкны узурпацияләгән һәм аны аксөяк Батан Җерук яклаган ул Далем Бекунгны һәм аның иртуганы Сеганингны сак астына куйган. Ул шунда ук патшалыкның югары дәрәҗәлеләре тарафыннан каршылык очраткан һәм ике бала патшазадә коткарылган булган. Батан Җерук качкан һәм лоялист солдатлар тарафыннан үтерелгән булган. Аның туганнары соңрак Көнчыгыш Балида Карангасемны нигезләгәннәр. Дэва Анггунган җибәрелгән булган, әмма Кшатрия буларак каста статусын югалткан. Батан Җерук фетнәсе Бали текстларында 1556 яки 1558 ел белән даталана. Үз исеменнән хөкем итәр өчен карт булып Далем Бекунг актив булмаган һәм куркак хөкемдар икәнен күрсәткән, бу патша престижының һәм югары дәрәҗәлеләр арасында дисциплинаның төшүенә китергән. Ул дәүләт эшләрен баш министр Нгинтега калдырган. Аксөяк Кияи Панде һәм Густи Талабаһ зур дәрәҗә фетнәгә кадәр үскән, биредә Кияи Панде патшаның гаскәрләренә аяусыз һөҗүмнәр ясаган. Соңыннан ул тар-мар ителгән һәм көч кулланып үтерелгән булган, бу төрле текстларда 1578 ел белән даталанган вакыйга. Бу вакыйгадан соң Далем Бекунгка Гелгел сараеннан китәргә туры килгән. Бабад Далемның соңрак юрамалларда бу вакытта аның туганы Далем Сеганинг патша вазифасын шул вакытта үзенә алган.[2]

Явалылар тарафыннан тар-мар ителү үзгәртү

Далем Бекунгның тормышы ахырына таба, Яваның төньяк ярында порт һәм һәм патшалык Пасуруанга каршы көнчыгыш Ява патшалыгын тәэмин итү өчен хәрби экспедиция оештырылган булган. Аксөяк Җелантик тарафыннан җитәкләнгән экспедиция Көнчыгыш Явада Панаруканга көймәдә йөзеп килгән һәм Пасуруанның җиренә марш ясаган. Шулай да ул яңгырап тар-мар ителгән булган һәм Җелантик үтерелгән булган. Бу бәладән соң бераз вакыт узгач Далем Бекунг үлгән. Аның исеме асылда кушамат, мәгънәсе 'баласыз'. Аның иртуганы Далем Сеганинг я тәхетне алган, я хөкем итүен дәвам иткән.[3] Корнелис де Хоутман астында беренче Нидерланд экспедициясе Балига 1597 елда зиярәт кылгач, алар я Далем Бекунг, я Далем Секанинг булырга мөмкин патшаны очратканнар. Патша якынча 40-50 еллык таза кеше буларак тасвирлана. Нидерландлылар Балида күргән патша зиннәтлелекләре турында тере игъланнар язган, алар соңрак Бали хроникаларда тасвирламаларга туры килә. [4] Аларның зиярәте вакытында һаман Һинду Бламбанган патшалыгының Мөселман Пасуруанга каршы зур Бали экспедициясе әзерләнгән булган. Соңрак Нидерланд мәгълүматы буенча экспедиция уңышсыз булган, чөнки Бламбанган Пасуруанга якынча 1597 җиңелгән булган. Бу Бабад Далемда искә алынган Җелантик экспедициясе дип бәхәс алып барылган булган. Башка гипотеза Далем Бекунгның хөкемен күпкә соңрак, 1630-ынчы еллар белән даталый.[5]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. I Wayan Warna et al. (tr.), Babad Dalem. Teks dan Terjemahan. Denpasar: Dinas Pendidikan dan Kebudayaan Daerah Tingkat I Bali 1986.
  2. I B. Rai Putra, Babad Dalem. Denpasar: Upada Sastra 1991, p. 59.
  3. C.C. Berg, De middeljavaansche historische traditië. Santpoort: Mees 1927, pp. 144-54.
  4. W.A. Hanna, Bali Chronicles. Singapore: Periplus 2004, pp. 32-7.
  5. H. Creese, 'Balinese Babad as Historical Sources', Bijdragen tot de Taal-, Land- en Volkenkunde 147 1991.
Элгәре:
Dalem Baturenggong
King of Bali
fl. 1558-1578
Аннары:
Dalem Seganing