Давид Веррасто (маҗар. Dávid Verrasztó; 1988 елның 22 августы, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан йөзүчесе, комплекслы йөзү буенча махсуслашкан. Ике тапкыр дөнья чемпионатының көмеш призёры (2015, 2017). Комплекслы йөзү буенча ике тапкыр Европа чемпионы (2014, 2018).

Давид Веррасто
Туган 22 август 1988(1988-08-22) (35 яшь)
Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре йөзүче
Ата-ана
Кардәшләр Эвелин Веррасто[d]
Спорт такымы әгъзасы Team Iron[d]

 Давид Веррасто Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Будапешт шәһәрендә туа. 2010 елда Будапештта узган су спорт төрләре буенча Европа чемпионатыннан соң танылу ала, анда ул 400 метрга комплекслы йөзүдә көмеш медаль яулый.

2011 елда Шанхайда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзүдә катнаша. 200 метрга комплекслы йөзүдә беренче раундта, 1 минут һәм 58,69 секунд эчендә йөзеп, 2 урын ала һәм ярымфиналга чыга[1]. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,05 секундта йөзеп, 15 урында урнаша һәм ярышлардан төшеп кала[2]. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 15,01 секундта йөзеп, 5 урынны ала һәм финалга чыга[3]. Финалда 4 минут һәм 15,67 секундта йөзеп, 6 урынны ала[4].

2012 елда Дебреценда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 00,35 секундта йөзеп, 2 урын ала һәм ярымфиналга чыга[5]. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,75 секундта йөзеп, 6 урынны ала һәм финалга чыга[6]. Финалда 2 минут һәм 01,70 секундта йөзеп, 6 урынны ала[7]. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 17,01 секундта йөзеп, 4 урынны ала һәм финалга чыга[8]. Финалда 4 минут һәм 14,23 секундта йөзеп, ватандашы Ласло Чехка(рус.) оттырып, көмеш медаль яулый[9].

2012 елда Лондонда узган Җәйге Олимпия уеннарында катнаша. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 04,53 секундта йөзеп, 35 урын ала һәм ярышлардан төшеп кала[10]. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 18,31 секунд эчендә йөзеп, 22 урынны ала һәм ярышларны тәмамлый[11].

2013 елда Барселонада узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 400 метр дистанциягә комплекслы йөзә. Беренче раундта, 4 минут һәм 13,95 секундта йөзеп, 5 урынны ала һәм финалга чыга[12]. Финалда 4 минут һәм 13,68 секундта йөзеп, 6 урынны ала[13].

2014 елда Берлинда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 01,23 секундта йөзеп, 11 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[14]. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,43 секунд эчендә йөзеп, 9 урынны ала һәм ярышлардан төшеп кала[15]. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 16,78 секунд эчендә йөзеп, 1 урынны ала һәм финалга чыга[16]. Финалда 4 минут һәм 11,89 секундта йөзә һәм шул рәвешле Европа беренчелегенең алтын медален яулый[17].

2015 елда Казанда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 400 метр дистанциягә комплекслы йөзә. Беренче раундта, 4 минут һәм 11,99 секундта йөзеп, 2 урынны ала һәм финалга чыга[18]. Финалда 4 минут һәм 09,90 секундта йөзеп, японлы Дайя Сэтога(рус.) оттырып, дөнья чемпионатының көмеш медален яулый[19].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 2011 World Aquatics Championships – Men's 200 metre individual medley (heats). Omega Timing. 2011-07-27 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. 2011 World Aquatics Championships – Men's 200 metre individual medley (semifinals). Omega Timing. 2011-07-27 тикшерелгән.(үле сылтама)
  3. 2011 World Aquatics Championships – Men's 400 metre individual medley (heats). Omega Timing. 2011-07-31 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. 2011 World Aquatics Championships – Men's 400 metre individual medley (final). Omega Timing. 2011-07-31 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre individual medley Heats results (PDF), Archived from the original on 2012-05-26, retrieved 2021-05-25 
  6. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre individual medley Semifinals results (PDF), Archived from the original on 2012-05-26, retrieved 2021-05-25 
  7. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre individual medley Final results (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-05-26, retrieved 2021-05-25 
  8. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 400 metre individual medley Heats results (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-06-02, retrieved 2021-05-25 
  9. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 400 metre individual medley Final results
  10. Men's 200m Individual Medley – Heats. London 2012. әлеге чыганактан 2012-12-10 архивланды. 27 July 2012 тикшерелгән.
  11. Men's 400m Individual Medley – Heats. London 2012. әлеге чыганактан 2012-12-05 архивланды. 27 July 2012 тикшерелгән.
  12. Heats Results
  13. Final Results
  14. Heats Results. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.
  15. Semifinals Results. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.
  16. Heats Results. әлеге чыганактан 2018-05-19 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.
  17. Final Results. әлеге чыганактан 2014-08-26 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.
  18. Heats results. әлеге чыганактан 2017-08-03 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.
  19. Final results. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2015-10-03 тикшерелгән.