“Азатлык” (гөрҗичә — თავისუფლება, “Тависуплеба” дип укыла) — Гөрҗистанның милли һәм дәүләт гимны. Ул 2004 елның 20 маенда ил парламенты тарафыннан кабул ителгән һәм шул елның сентябрендә тәүге кат рәсми төстә башкарылган. Сүзләрен Давид Магъарадзе язган, көен — Захария Палиашвили. Көйязар бу исемдәге җырны 1920 елларда ике мәртәбә үзе иҗат иткән операларга керткән булган. Әсәрне гимн музыкасы буларак Йосеб Кечакмадзе эшкәрткән.
“Азатлык” гимны кабул ителгәнче, 1918-1921 һәм 1991-2004 елларда “Дан” (гөрҗичә — დიდება, “Дидеба” дип укыла) исемле гимн кулланышта булган.
[1] Гөрҗистан һимны

Гөрҗистан һимны
Сурәт
Дәүләт  Гөрҗистан
Әсәр яки аның атамасы теле гөрҗи теле
Көйязар Захарий Петрович Палиашвили[d]
Текст авторы Маградзе, Давид Элгуджаевич[d]
Тональлек фа мажор[d]
 Гөрҗистан һимны Викиҗыентыкта


Гөрҗе тексты Транслитерациясе Татар теленә тәрҗемәсе
ჩემი ხატია სამშობლო,

სახატე მთელი ქვეყანა,

განათებული მთა-ბარი,

წილნაყარია ღმერთთანა.

თავისუფლება დღეს ჩვენი

მომავალს უმღერს დიდებას,

ცისკრის ვარსკვლავი ამოდის

და ორ ზღვას შუა ბრწყინდება,

დიდება თავისუფლებას,

თავისუფლებას დიდება.

Чеми хатиа самшобло,

сахатэ мт’эли квэҡана,

ганат’эбули мт’а-бари,

цилнаҡариа ғмерт’т’ана.

Т’ависуплэба дғэс чвэни

момавалс умғэрс дидэбас,

цискрис варсквлави амодис

да ор(и) зғвас шуа брцҡиндэба,

дидэба т’ависуплэбас,

т’ависуплэбас дидэба!

Ватаным — изге иконам,

Дөнья җирләре түрендә,

Тау-үзәннәре Алладан

Без туганнарга бирелгән.

Киләчәгебезне данлап

Азатлык-ирек яулыйбыз,

Ике диңгез арасында

Балкыр таңда Чулпан йолдыз,

Җырлыйбыз ирекне мактап,

Азатлыкка дан җырлыйбыз!

Гөрҗе хәрефләре, аларның атамалары һәм якынча укылышы үзгәртү

Гөрҗе телендә ялгызак авазлар гына бар, дифтонглар юк. Авазларның укылышы белән график язылышы арасында тулай тәңгәллек хөкем сөрә. Баш хәрефләр һәм юл хәрефләре дигән күренеш юк. Күп иҗекле сүзләрдә басым арттан (уң яктан) өченче иҗеккә төшә, дүрт иҗектән кыскарак сүзләрдә — беренче иҗеккә. Тартык авазларның күпләп янәшә килүе — гадәти күренеш. Әйтик, бу текстта: ბრწყინდება — балкып тору (брцкъиндэба). Хәзерге заман гөрҗи телендә беррәттән 8 тартык аваз булган сүз дә бар: გვფრცქვნის (гвпртсквнис дип укыла, "ул безне сафландыра" дигән мәгънәдә, әйтик, насара дине рухание әфсен-төфсен укып чукындырганда). Ә борынгы телдә хәтта тоташтан 11 тартыклы сүз дә булган диләр.

Гөрҗи теле әлифбасы:
ა - ани (а), ბ - бани (б), გ - гани (г), დ - дони (д), ე - эни (э), ვ - вини (в), ზ - зени (з), თ - тани (т), ი - ини (и), კ - кяни, ლ - лази (л), მ - мани (м), ნ - нари (н), ო - они (о), პ - пяри (пһ), ჟ - жани (ж), რ - раэ (р), ს - сани (с), ტ - тьяри (тьһ), უ - уни (у), ფ - пари (п), ქ - кани (к), ღ - гъани (гъ), ყ - къари (къ), შ - шини (ш), ჩ - чини (ч), ც - цани (ц), ძ - дзили (дз), წ - цьһили (цьһ), ჭ - дҗһари (дҗһ), ხ - хани (х), ჯ - джани, ჰ - һаэ (һ)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү