Гөлфирә Гәрәева

Гәрәева Гөлфирә Нигъмәтҗан кызы (25 октябрь 1960 ел) — галим-әдәбият белгече, тәнкыйтьче, публицист. 1995 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы. 2014 елдан Россия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Филология фәннәре докторы (2011), профессор (2012). Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2007).

Гөлфирә Гәрәева
Туган 25 октябрь 1960(1960-10-25)[1] (64 яшь)
Илтабан, Кунакбаевский сельсовет[d], Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2007), Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2011)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (2011)
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе

үзгәртү

Гөлфирә Нигъмәтҗан кызы Гәрәева 1960 елның 25 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районының Илтабан авылында туган.

Күрше Кунакбай авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә һәм аны 1982 елда уңышлы тәмамлый. Аннары СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында башкорт әдәбияты гыйлеме буенча аспирантурада укый.

1987 елдан алып 1992 елга чаклы Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.

Алга таба хезмәт эшчәнлеген югары мәктәп укытучысы буларак дәвам итә: 1992-1995 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) филология факультетында укыта, башкорт филологиясе кафедрасының өлкән укытучысы була.

1995 елдан Гөлфирә Нигъмәтҗан кызы үзе тәмамлаган Башкорт дәүләт университетында эшли. 2011 елда «XX гасырның икенче яртысы башкорт прозасының үсеш үзенчәлекләре» дигән темага докторлык диссертациясе яклый[2].

2012 елдан галим башкорт әдәбияты, фольклоры һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры.

Бер үк вакытта ул Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге һәм әдәбият гыйлеме, мәдәният гыйлеме буенча фәнни оешма әгъзасы, гыйльми секретарь[3].

Гыйльми хезмәтләре

үзгәртү
  • Вопросы мастерства в башкирской прозе(1996);
  • Зеркало времени: духовный мир героя (2003);
  • Тормыш дөреслеге һәм язучы осталыгы (хәзерге прозада жанр-стиль эзләнүләре). Уфа, 2005;
  • Опаленные войной: об особенностях творчества К. Гиниатуллина (2006);
  • Структура современной башкирской прозы (2009);
  • Особенности развития башкирской прозы второй половины ХХ века: Научное издание. (2010);
  • Башкирские прозаики: Научное издание (2012);
  • Основные идейно-художественные направления башкирской прозы. Saarbrücken, 2012;
  • Психологизм в башкирской прозе 1960-1980-х годов (2012);
  • Башкорт прозасында осталык мәсьәләләре. Уфа, 2014;
  • Принципы отражения действительности и концепция героя в башкирской литературе (I половина ХХ века) (2015).

Галим вакытлы матбугатта

үзгәртү

Аның турында

үзгәртү

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2007)
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2011)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  2. Диссертации России → Филологические науки → Литература народов Российской Федерации. Особенности развития башкирской прозы второй половины XX века. Гареева, Гульфира Нигаматовна
  3. Академия наук Республики Башкортостан. Официальный сайт. Гареева Гульфира Нигаматовна. Отделение социально-гуманитарных наук и технологий. Научный совет по литературоведению и фольклористике: Ученый секретарь(рус.)(Тикшерелгән 24 октябрь 2020)

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  • Гәрәева Гөлфирә Нигъмәтҗан кызы// Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.(рус.)(Тикшерелгән 24 октябрь 2020)