Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гәрәева Гөлия Гата кызы 1947 елның 3 апрелендә Татар АССРның Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туган. 1955- 1963 елларда Түбән Чыршылы сигезьеллык мәктәбен, 1963 – 1966 елларда Иске Куак урта мәктәбен тәмамлый. 1970 – 1973 елларда Казан дәүләт педагогия училищесендә белем ала. 1966 елдан алып 2002 елга кадәр Түбән Чыршылы мәктәбендә эшли.Бүгенге көндә лаеклы ялда. Россия гражданины, милләте татар.

Гаиләсе:

Ире: Гәрәев Әхәт Камалтдин улы 1945 елгы

Кызлары: Ганиева Гүзәлия Әхәт кызы 1970 елгы, Гәрәева Розалия Әхәт кызы 1974 елгы

Бүләкләре үзгәртү

“ Мәгәриф отличнигы” (“Отличник народного просвещения”) 1989 ел

Хезмәт ветераны 2001  ел

Бөек Ватан сугышының Җиңүенә 40 ел уңаеннан  бөтенроссия смотрының үзешчән сәнгатьтә актив эшчәнлеге өчен лауреат медале 1985 ел

Гөлия Гата кызы турында тулырак үзгәртү

Әлеге ханым авылыбызның күренекле, данлыклы кешесе. Юк, ул бөтен кешегә билгеле китап авторы, фәнни хезмәт яклаган профессор да түгел. Ул гап гади пенсиядәге укытучы. Ул гомеренең 36 елын балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган. Гөлия Гата кызы һәр дәресенә, һәр үткәргән чарасына җентекләп әзерләнеп керә иде. Аның дәресләре мавыктыргыч, чыгышлары таң калдырырлык иде. Аңарда укып, тәрбияләнеп чыккан  балалар арасында гап – гади тракторчы, шәфкать туташы, укытучы, төзүче, сатучы һәм башка тагын бик күп һөнәр ияләре бар. Ул үзенең эшен дәвам иткән укучылары Муллагалиева Алсу Вил кызы, Әхмәдиев Ришат Салих улы, бүгенге көндә Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор вазифасын башкаручы Вафина Гөлия Камил кызы, Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесенең урынбасары булып эшләүче Урманова Галия Котдус кызы белән чиксез горурлана.

   Гөлия Гата кызы педагогик эшчәнлеген 1966 елда пионервожатый булып эшләүдән башлый. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганга пионер оешмасының эше гөрләп бара. 1969 елда Мәскәүдән менә мондый эчтәлектәге грамота килә: “ Награждается пионерская организация Нижнечершилинской школы за активную и плодотворную работу”

    1974 елдан башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Аның эшен дәвам итүче Түбән Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшләүче Ганиева Гүзәлия Әхәт кызының районыбызның “Заман сулышы”(  №43(4535) 1 ноябрь 2019 ел) гәҗитендә язылган мәкаләсеннән менә бу өзекне китерәсе килә: “...Әнинең мәктәптә үткәргән чаралары, дәресләре һәрвакыт мавыктыргыч, методик таләпләргә туры китерелеп үтә иде. Әти – әнинең яшьлекләре кайнап торган чакта авыл клублары да гөрләп торган.Һәрдаим үткәрелүче концертларда  әнием алып баручы. Ул 10 – 12 битле cценарийны яттан белгән. “Пенсиягә озату кичәсе” кебек чараларда әни үзәк телевидение дикторы В. Леонтьеваны хәтерләтә иде. Һәр пенсиягә китүче минем турында Гөлия сөйләсә ярар иде дияр иде. Хәзер уйлыйм: ничек өлгергәннәр, ничек чыдаганнар?! Бүген дә әнием тик тормый: кайчан килмә, өстәл тулы сый – нигъмәт, өй чиста, гөлт иткән. Кул эшләре эшләргә дә өлгерә. Дин сабагына да өйрәнде. Догаларны, сурәләрне матур итеп, көйләп укый”.

  Ул бүген дә абруйлы кеше. Яше , олысы аңа киңәш белән килә. Ул кулыннан килгәнчә барысына да ярдәм кулы суза.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе музее экспозициясе