Гүзәлия Мөхәррәм кызы Сафина (1955 елның 20 августы, Кызыл Чишмә авылы, Батыр районы, Чуаш АССР, ССРБ) — «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.

Гүзәлия Сафина
Туган 20 август 1955(1955-08-20) (68 яшь)
Кызыл Чишмә, Батыр районы,Чуаш АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт финанс-икътисад институты

Тормыш юлы үзгәртү

Гүзәлия Сафина 1955 елның 20 августында Чуаш АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа[1]. 1977 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча Әлмәттә «Радиоприбор» заводына хисапчы булып эшкә урнаша. Соңрак икътисадчы һәм өлкән икътисадчы була.

1980 елдан Бөтенсоюз насос машина төзелеше фәнни-тикшеренү институтының план-икътисад бүлеге инженеры булып эшли, 1986 елдан Казан сәнгать эшләнмәләре фабрикасының баш бухгалтеры була. 1989 елда ТАтарстан АССР Дәүләт агросәнәгать комитетының республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә эшкә күчә. Башта икътисадчы, аннары әйдәп баручы хисапчы була. 1991 елда «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсендә баш хисапчы вазыйфасын били. 1995 елдан бирле – «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.

Аңа «ТАИФ» АҖнең 4,5% күләмендәге акцияләре карый[2]. Шулай ук Казанның «Аверс» банкы акционеры (акцияләрнең 4,81%).

Ел саен Forbes журналы мәгълүматлары буенча, Россиянең иң бай хатын-кызлары рейтингына керә. 2020 елда Россиянең иң бай 25 хатын-кызлар арасында 15 урында урнаша, шул ук вакытта аның байлыгы 300 млн долларга бәяләнә[3][4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү