Гыйниятулла Хәлиуллин

Хәлиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы (19 сентябрь 1948, Арбор, Балтач районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — физика галиме.

Гыйниятулла Хәлиуллин
Туган телдә исем Хәлиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы
Туган 19 сентябрь 1948(1948-09-19) (75 яшь)
Арбор, Балтач районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе>Алмания байрагы Алмания?
Һөнәре физика галиме
Ата-ана
  • Гатиятулла (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гыйниятулла Хәлиуллин 1948 нче елның 19 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Арбор авылында дөньяга килә. Башта Арбор авылының сигезьеллык мәктәбендә укый. Аннары укуын Чепья авылында урнашкан урта мәктәптә дәвам итә. 1966 нчы елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Смәел һәм Арбор мәктәпләрендә физика, математика фәннәрен укыта башлый.

Гыйниятулла Хәлиуллин яшьли ятим кала. Әтисе Гатиятулла сугышта алган яралардан вафат була. Аңа тормышта зур сынаулар очрап тора. Әмма кызыксынучан, эзләнүчән егет укуын дәвам итәргә тели һәм 1969 нчы елда Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1974 нче елда университетны уңышлы тәмамлап, физик-теоретик белгечлеге ала. Заманында олы галим академик Е.К Завойский нигезләгән теоретик физика кафедрасында кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1976 нчы елда ул шушы кафедраның аспирантурасына укырга керә. 1979 нчы елда аспирантураны тәмамлап, “Металларда үзара алмашынучан бәйләнешләр һәм кристаллик кырлар теориясы” темасына кандидатлык диссертациясын яклый.

1979 нчы елдан Гыйниятулла Хәлиуллин СССР фәннәр академиясының (хәзер Россия фәннәр акамедиясы) Казан физика –техника фәнни –тикшеренү институтында эшли башлый. Ләкин, илдә башланган җимергеч процесслар, иң беренче чиратта, фәнни үсеш юнәлешенә кагыла. Зур өметләр баглап эшләп ятучы галим моның белән килешә алмый. Ул чит илләрдәге фәнни үзәкләр белән элемтәгә керә һәм алар белән хезмәттәшлек итә башлый.

1991 нче елдан ул Макс Планк институтына озак сроклы командировкаларга контракт буенча барып-кайтып эшли башлый. Ул еллар дәвамында Япония, Кытай, Америка, Австралия, Франция, Англия, Канада кебек күп илләрдә озак вакытлы командировкаларда була. Г.Хәлиуллин дөньяның төрле илләрендә басыла торган абруйлы фәнни җурналларда еш чыгыш ясый, үз ирешкәннәре белән уртаклаша. Бүгенге көндә гаиләсе белән Германия шәһәрендә яши һәм эшли.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

200 дән артык. Гыйниятуллага хат җибәрелде. Фәнни эшләр исемлеге, чыганаклар. Һәм аңа бирелгән наградалар турында соралды. Җавп килгәч, төзәтеп бетерермен. Ул бик тә тыйнак кеше. Нинди җавап җибәрер, карарбыз

Шулай ук карагыз үзгәртү

http://expertcorps.ru/science/whoiswho/info/41575

https://www.researchgate.net/scientific-contributions/Giniyat-Khaliullin-7159283

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Гарифжан Мөхәммәтшин “Үрбар” китабы, 2013.
  2. http://baltaci.ru/news/tөrlese/baltachny-tanytkan-yaktashlar-3