Гыйззәт Сибгатов
Гыйззәт Сибгатов (Сибгатов Гыйззәт Сибгат улы) - «Батырлык өчен» медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе.
Гыйззәт Сибгатов | |
---|---|
Туган | 20 март 1925[1] Баландыш, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1] |
Үлгән | 12 май 2007 (82 яшь) Баландыш, Теләче районы, Татарстан, Россия |
Күмү урыны | Баландыш |
Һөнәре | тракторист |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Икенче бөтендөнья сугышы[2], Курск сугышы[3] һәм Львовско-Сандомирская операция[d][3] |
Биографиясе
үзгәртү1925 елның 20 мартында Татарстан АССРның Саба районы Баландыш авылында туа.
1940 елда Баландыш авылының 7-еллык мәктәбен тәмамлый.
1940-1942 елларда авылда бригадир булып эшли башлый.
1942 елның 18 декабрендә Запастагы Укчы Бригадага Казан хәрби-күченү пунктына алына.
1942 елдан алып 1943 елның 28 апреленә кадәр Горький өлкәсендә 31 курсант укчы бригадасында хәрби өйрәнү бүлегендә миномётчылыкка укый. Шуннан Курск дугасында бере сугышчан чыгыныгу ала. Аннан Ржев һәм Львов шәһәрләрен азат итүдә һәм башка торак пунктларны фашист гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. 1946 елның июленә кадәр 618 миномётчы полкында хезмәт итә.
1948 елның гыйнварыннан демобилизацияләнгә сентябрь аена кадәр 1064 номерлы 100 миллиметрлы танкларга каршы артеллерия полкында хезмәт итә.
Ә 1948 елның сентябрендә аңа туган якларына кайта.
Сугыштан соң
үзгәртү1948 елның сентябрьләрендә Баландыш авылына кайтып Мәннән кызы Зәйнәп белән 5 бала тәрбиялиләр.
2007 елның 12 маенда Сибгатов Гыйззәт Сибгат улы вафат була, Баландыш авылы зиратында җирләнә. Хәзерге вакытта 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.
Бүләкләре
үзгәртү- 1945 елның 1 маенда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
- 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.