Гунунг Вукир
Гунунг Вукир Гыйбадәтханәсе, яки Чанггал Гыйбадәтханәсе, яки шулай ук Шивалинга Гыйбадәтханәсе Индонезиядә, Үзәк Явада, Магеланг Регентлыгында, Салам суб-районында, Кадилувиһ авылында, Чанггал авылчыгында урнашкан Шива Ходае Һинд дине Гыйбадәтханәсе.[1] Гыйбадәтханә 732 елга карый, бу Үзәк Явада 732 елдан унынчы гасырның уртасына кадәр хөкем иткән борынгы Меданг Патшалыгына караган беренче бина итә.[2]
корылма һәм Чанди[d] | |
Гунунг Вукир | |
Урнашу урыны | Индонезия, Магеланг Регентлыгы, Үзәк Ява |
Координатлары | 7°38′03″ к. к. 110°17′48″ кч. о.HGЯO |
Дин | Һинд дине |
Кайсы дини агымга карый | Шива Ходаена табыну |
Нигезләнгән | 8-енче гасыр башы |
Урнашуы
үзгәртүЧагыштырмача ерак урнашуына күрә, гыйбадәтханә чит ил туристларның зиярәт кылу тәртипләрендә сирәк очрый. Әмма ул тарихи әһәмияткә ия, чөнки ул Үзәк Ява Матарам патшалыгы формалашуына бәйле.[2] Гыйбадәтханә Вукир калкулыгында урнашкан, аны биредәге халык "Гунуг Вукир" (Ява телендә: "Вукир Тавы" яки "киселгән тау") дип атый, ул Мерапи Тавы янартавының көнбатыш авышлыгында урнашкан. Калкулык Мунтилан шәһәрчегеннән якынча 4 километр көньяк-көнчыгышта урнашкан. Гунуг Вукир Гыйбадәтханәсенә Нглувар суб-районына юнәлеш буенча барып, Йогьякарта-Магеланг төп юлында Семен киселешендә көнбатышка борылып барып җитәргә була. Чанггалда Кадилувиһ авылчыгы Нглувар юлына кечкенә йөрү сукмагы белән тоташтырылган ул калкулык платосын илтә, ул диңгез дәрәҗәсеннән якынча 300 метр биеклектә.
Тарихы
үзгәртүБу гыйбадәтханә Көньяк Үзәк Явада сакланып калган иң борынгы гыйбадәтханә, ул гыйбадәтханә хәрабәләрендә табылган Чанггал язмасына бәйле.[2] Язма буенча гыйбадәтханә 654 елда Сака чорында Патша Санджайя вакытында нигезләнгән булган (безнең эраның 732 елы).[1] Бу язмада Меданг Патшалыгы яки Һинду Матарамга караган мәгълүмат күп. Бу язмага нигезләнеп Гунунг Вукир гыйбадәтханәсе башта "Шивалинга" яки "Кунджаракунджа" дип аталырга мөмкин булган.
Архитектурасы
үзгәртүГыйбадәтханә үлчәмнәре 50 метрга x 50 метр. Гыйбадәтханә бинасы андезит ташыннан ясалган, һәм кимендә төп гыйбадәтханә һәм өч "первара" гыйбадәтханәсеннән тора (сакчы яки ярдәмчел кечерәк гыйбадәтханәләр) алар төп гыйбадәтханә алдында рәт итеп тезелгән. Язмаларга өстәп, гыйбадәтханә комплексы эчендә археологик артифактлар табылган булган, шуларга Йони пьедесталы һәм Шива Ходаеның атлана торган хайваны Нанди үгезе поты керә. Язма буенча йони Шива Ходае символы лингамны тотып торган, гәрчә ул хәзер булмаса да.[1]
Искәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- Candi Gunung Wukir 2016 елның 13 февраль көнендә архивланган. Balai Pelestarian Cagar Budaya Jawa Tengah Калып:Id icon
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Candi Gunung Wukir (Indonesian). Balai Pelestarian Cagar Budaya Jawa Tengah. әлеге чыганактан 2016-02-13 архивланды. 22 October 2015 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Candi Gunung Wukir. Southeast Asian Kingdoms. 22 October 2015 тикшерелгән.