Рыгор Барадулин

(Григорий Бородулин битеннән юнәлтелде)

Рыго́р Иванавич Бараду́лин (белар. Рыгор Іванавіч Барадулін; 1935 елның 24 феврале, Витебск өлкәсе Ушачы районы Верасовка хуторы — 2014 елның 2 марты, Минск) — беларус шагыйре, тәрҗемәчесе. Беларус халык шагыйре (1992).

Рыгор Барадулин
Туган телдә исем Рыгор Иванавич Барадулин
Туган 24 февраль 1935(1935-02-24)
Беларусь Витебск өлкәсе Ушачы районы Верасовка хуторы
Үлгән 2 март 2014(2014-03-02) (79 яшь)
Минск
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Ушачы
Ватандашлыгы  СССР
 Белоруссия
Әлма-матер филологический факультет Белорусского государственного университета[d]
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче.
Эш бирүче Советская Белоруссия[d], Берёзка[d], Полымя[d], Беларусь[d] һәм Мастацкая літаратура[d]
Сәяси фирка Партия БНФ[d]
Җефет Валәнтина Бородулина[d]
Балалар Ilona Baradulina[d]
Ата-ана
  • Иван Барадулин (әти)
  • Акулина Барадулина (әни)

 Рыгор Барадулин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Верасовка хуторында Иван һәм Акулина Барадулиннар гаиләсендә туа (кайсыбер чыгынаклар Гарадок авылы дип дөрес күрсәтмиләр). Ушачы урта мәктәбендә укый (1954 елда тәмамлый), соңыннан Беларус Дәүләт Университетының филология факультетына укырга керә. «Беларусь» һәм «Художественная литература» нәшриятләрендә, шулай ук «Советская Белоруссия» гәҗитендә «Каен» (белар. «Бярозка») , «Ялкын» (белар. «Полымя») журналларында мөхәррир булып эшли. Барадулин — Беларус язучылар берлеге һәм ПЕН-үзәге әгъзасе (1990—1999 елларда президенты була). БНФ фиркасе әгъзасы. 1995 −1997 елларда Беларус Сорос фонды идарәсендә эшли.

Беларус халык шагыйре исеменә лаек булган соңгы беларус (1992). Башка бүләкләре: Янка Купала исемендәге бүләк, Халыклар Дуслыгы ордены, Мактау билгесе ордены, Өч йолдыз ордены (1997).

Рыгор Барадулин — Беларус Дәүләт Университетының шәрәфле докторы һәм Ушач районының шәрәфле ватандашы.