Григорий Абызов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Абызов.

Григо́рий Алекса́ндрович Абы́зов (14 гыйнвар 1919 — 30 сентябрь 1999) — Советлар Берлеге каһарманы.

Григорий Абызов
Туган 14 гыйнвар 1919(1919-01-14)
Ялантау, Түбән Кама районы, СССР
Үлгән 30 сентябрь 1999(1999-09-30) (80 яшь)
Акъяр, Украина
Әлма-матер Тбилисское высшее артиллерийское командное училище[d]
Һөнәре офицер
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә полковник, өлкән сержант[d] һәм капитан

Тормыш юлы үзгәртү

Абызов Григорий Александрович Түбән Кама районының Ялантау авылында 1919 елда туган. Милләте буенча — рус. Армиядә 1940 елдан, 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Өлкән сержант, орудие командиры, соңрак – полковник. 1943 елның җәендә артиллерия полкы Украинаның көньягында дошман оборонасын өзүдә катнаша. Пехота составында һөҗүм итүче Абызов расчеты дошманның 35 ут ноктасын юк итә. Аеруча 17 октябрьдә кыенга туры килә – 10 танк ярдәмендә аларга немец автоматчылары төркеме һөҗүм итә. Ләкин артеллиристлар һөҗүмне кире кагалар. Урам сугышлары 22 октябрьгә кадәр дәвам итә. Расчет 7 немец танкын юкка чыгара. Советлар Берлеге каһарманы исеме 1943 елның 1 ноябрендә бирелә.