Гленгарри Глен Росс (фильм)

1992 елның АКШ драма фильмы

«Гленгарри Глен Росс» (ингл. Glengarry Glen Ross, 1992) — Джеймс Фоулиның Дэвид Мэмет пьесасы буенча төшерелгән драма фильмы. Аль Пачино иң яхшы икенче пландагы ирләр ролен башкаручы исемен атауга «Оскар» премиясына чыгарылган, ә Джек Леммон Венеция фестивалендә иң яхшы актер дип танылган.

Гленгарри Глен Росс
ингл. Glengarry Glen Ross
Жанр драма
триллер
Режиссёр Джеймс Фоули
Продюсер Jerry Tokofsky[d]
Сценаричы Дэвид Мэмет
Баш ролләрдә Аль Пачино
Джек Леммон
Эд Харрис
Кевин Спейси
Алан Аркин
Джонатан Прайс
Алек Болдуин
Оператор Хуан Руиз Анчиа
Монтажчы Һовард Смит[d]
Көйязар Джеймс Ньютон Һовард
Киноширкәт Дистрибьюция:
New Line Cinema[d] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Glengarry Glen Ross[d]
Озынлык 100 мин
Бюджет 12,5 млн $
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
Дөнья күрү 1992, 4 февраль 1993 (Алмания),
IMDb ID 0104348

Эчтәлеге үзгәртү

Фильмдагы вакыйгалар Чикагода бара. Төп геройлары — күчемсез милек сату буенча агентлар. Алар Premier Properties дигән компанияда эшләйләр. Узәк офис, аларның нәтиҗәлелекләрен арттыру өчен, мотивация бизнес-тренеры — Блейкны (Алек Болдуин) җибәрә. Блейк, аларны начар эшләгән өчен хурлый, мыскыллый һәм рәнҗетә. Шуннан соң шушы дүрт агентлар арасыннан иң яхшысына бүләк итеп «Кадиллак» машинасы бирәбез дип әйтә. Икенче урын алган агентка пычаклар җыелмасын бирәбез ди. Ə калган ике агентны эштән куабыз ди ул. Шулай ук Блейк күрсәтә биш йөз, ул әйткәнчә, беренче сортлы яңа лидлар (leads) — клиентал контактлары белән кәртәчкәлар. Ул лидлардагы мәгълүматлар компаниядә булган иске контактлар белән кулланып килешүләрне яба алган агентларга гына бирелә.

Шелли Левин (Джек Леммон) — фильмның баш герое. Элек ул искитмәле агент булган. Әлегә аның кызы хастаханәдә, әмма аларның дәвалануны дәвам итәр өчен түләргә акчалары җитми: сатып алучылар юк. Уильямсон (Кевин Спейси) — офис башлыклары, агентларга көненә 2 иске лидларны гына бирә. Иске контактлар белән бер генә файдаланылмаган инде, һәм ул клиентлар агентлардан туеп беткәннәр инде. Левин Уильямсонны тырыша ышандырырга үзенә яңа бер-ике лидларны бирергә. Ул үзенең эштән чыгыуы белән куркытып, яки үзенең күчемсез милекләрне сата алган килешүләрдән аңа процентлар чигерәм дип уңышсыз тырыша Уильямсонны ризалаштырырга. Уильямсон процентларны арттыра, аннары Левин үти алмый торган өстәмә таләп чыгара.

Ул арада агент Дейв Мосс (Эд Харрис) лидларны урларга һәм аларны икенче фирмага сатып җибәрергә уйлый, әмма моны үзенең хезмәттәш агент Джорд Ааронов (Алан Аркин) кулы белән үтәргә тели. Шул ук вакытта бүгенгә иң уңышлы агент дип саналган контораның хезмәткәре Рикки Рома (Аль Пачино), бер клиентны нәтиҗәле «эшкәртә» (Риккига агентлыкның иң яхшы клиентларын бирәләр).

Төнлә контораны чынлапта кемдер талай. Икенче көнне, полиция берәмләп агенларны Уильямсонның кабинетында сораштыра. Моңа кадәр, иртән Шелли эре контрактка имза салган. Шушыңа хәтта Рикки Рома гаҗәпләнә.

Кичәге Рикки Романың зур клиенты — Джеймс Линг (Джонатан Прайс) конторага контрактны өзү өчен килгәч (хатыны таләп иткән кичекмәй акчаны кире кайтарырга, агент Рома белән сөйләшмәскә һәм Джеймсны кисәткән, закон буенча контрактка кул куйганнан соң алар акчаны 3 көн эчендә генә кире кайтара алалар), Романың үтенече буенча Шелли Риккига кушылып бай сатып алучыны уйный. Романың максаты — вакытны сузарга. Рома клиентны контрактны өзәргә ашыкмаска ышандыра һәм һәртөрле тырыша тизерәк офистан чыгып китәргә. Уильямсон Рикки Романың документлары банкка китте һәм алар буенча беренче түләү алынган дип клиент кырыенда әйткәч, Джеймс Риккиның алдаганын белә дә, китә. Рома ачуланып Уильямсонны әрли.

Левин Уильямсонны шушы хәл буенча шелтәлли башлый да һәм очраклы рәвештә ялгыш төнлә офисны талаган урлаучы белгән генә детальны сөйләп ташлый. Уильямсон тиз арада Левинны төнлә ул контораны талаганын икърар итәргә мәҗбүр итә. Левинның лидларны икенче фирмага сатканы, һәм аның җинаятьтәше һәм урлауны оештыручысы Дейв Мосс булганы ачыклана. Шелли урланган лидларның сатылган акчасыннан бер өлешен тәкъдим итеп, үзенең күчемсез милекләрне сата алган килешүләрдән аңа процентлар чигерәм дип, шуннан соң урланган лидларның сатылган бөтен акчасын ($2500) тәкъдим итеп, Ульямсонны уңышсыз үз ягыңа каратмакчы булды. Левин Ульямсонның исенә иртән эре контрактка имза салганын төшерә, әйбәт процентлар китерә алам ди, һәм үзенең капланган килешүләрнең керемнәреннән 50 %-ны Уильямсонга биреп барам ди. Барысы да файдасыз.

Уильямсон, Шеллиның иртәнге контракты, чын түгел дип әйтә, чөнки аңа кул куйган клиентлар сәләтле түгелләр (акылдан язганнар), һәм аларга агентлар белән бары тәтелдәшү генә кирәк ди ул. Уильямсон моны күптән белгән инде. Хәзер аңлашыла: Уильямсон махсус Шеллига мондый лидлар биргән. «Ни өчен?» — дип сорый Левин. «Син миңа ошамыйсың» — дип белдерә Уильямсон.

Уильямсонның үзенең полиция утырган кабинетына керүе, шул кабинетка Левинны күрсәтү бирер өчен чакыруы белән фильм тәмамлана.

Актёрлары үзгәртү

Актёр Роле
Аль Пачино Рикки Рома Рикки Рома
Джек Леммон Шелли «Тимер чөй» («Машина») Левин Шелли «Тимер чөй» («Машина») Левин
Эд Харрис Дейв Мосс Дейв Мосс
Кевин Спейси Джон Уильямсон Джон Уильямсон
Алан Аркин Джордж Аароно Джордж Аароно
Джонатан Прайс Джеймс Линг Джеймс Линг
Алек Болдуин Блейк Блейк
Брюс Олтман Ларри Спеннел Ларри Спеннел
Джуд Чикколелла детектив

Бүләкләре һәм чыгарышлары үзгәртү

  • 1993 — иң яхшы икенче пландагы ирләр ролен башкаручы исемен атауга «Оскар» премиясына чыгару (Аль Пачино)
  • 1993 — иң яхшы икенче пландагы ирләр ролен башкаручы исемен атауга «Алтын глобус» премиясына чыгару (Аль Пачино)
  • 1993 — иң яхшы сценарийны җайлау өчен АКШ сценаристлар Гильдиясе премиясына чыгару (Дэвид Мэмет)
  • 1992 — иң яхшы ирләр ролен башкарган өчен АКШ милли кинокритик советының премиясен Джек Леммон ала. Шулай ук бу фильм 1992 елның ун иң яхшы фильмнары арасына эләгә
  • 1992 — иң яхшы ирләр ролен башкарган өчен Венеция фестивалендә Джен Леммон Вольпи кубогын ала, шулай ук Джеймс Фоули Алтын арысланга чыгарыла

Сылтанмалар үзгәртү