Щипанов Георгий Владимирович (19031953) — ССРБ инженеры, галим, автоматик җайга салу теориясе өлкәсендә белгеч. Автомат системаларның инвариантлылык теориясе авторы (1939).

Җенес ир-ат
Туу датасы 28 июнь 1903(1903-06-28) яки 1903[1]
Үлем датасы 1953[1]
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе теория автоматического управления[d]
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены

Георгий Владимирович Щипанов 1903 елның 28 июнендә Бөгелмәдә туган, акциз түрәсенең улы. 1910 елда аларның гаиләсе Самарга күчеп килә.

1910 елдан 1918 елга кадәр гимназиядә укый. 1918 елда үз теләге белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә керә, 1920 елда 18 яшькә җитмәгән кебек демобилизацияләнә.

Самар университетының физика-математика факультетына укырга керә, 1922 елда Ленинград политехник институтының физика-техник факультетына күчерелә, аны 1925 елда тәмамлый.

«Авиаприбор» заводында, Хәрби-Һава Көчләренең фәнни-сынау институтында, «Метрон»заводында эшли.

1933 елдан Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты доценты.

1925 елдан башлап авиация приборлары элементлары буенча берничә эш бастыра. 1936 елда «Теория и расчёт авиационных приборов» китабы өчен техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Профессор (1938).

1938—1941 елларда бер үк вакытта СССР ФА автоматика һәм телемеханика институтында эшли, анда В.С. Кулебакин тарафыннан чакырыла. Автоматик җайга салу лабораториясе җитәкчесе (1939). Шул ук елны «Автоматика и телемеханика» журналында автомат системаларның инвариантлыгы теориясен күрсәткән мәкалә бастыра.

Академик О. Ю. Шмидт рәислегендә махсус төзелгән комиссия Щипановның эшен, В. С. Кулебакинның һәм Н. Н. Лузинның алга таба тикшеренүләр кирәк дип санаган аерым фикеренә карамастан, мәгънәсез дип таба[2]. Соңрак "Щипановның компенсацияләү шартлары" фәнни ачыш дип табыла[3].

1949–1949 елларда Мәскәү авиацияаң институтының приборлар төзү факультеты деканы, 301 нче кафедра мөдире (авиация приборлары төзү һәм автоматика). Техник фәннәр докторы.

1949 ел азагыннан авыру буенча пенсиядә.

1953 елның язында вафат була. Новодевичье зиратында күмелә.

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (1944).

1966 елда Г.В. Щипановның эш нәтиҗәләре фәнни ачыш дип 1939 елның апреленнән өстенлек белән таныла.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Щипанов Г. В. Теория и методы построения автоматических регуляторов // Автоматика и телемеханика. — 1939. — № 1. — С. 4—37.
  • Гироскопические приборы слепого полёта : Теория, расчёт и методы конструирования / Г. В. Щипанов. — Москва ; Ленинград : Оборонгиз, 1938 (Л. : 3 тип. ОНТИ). — 424 с. : ил.; 23 см.
  • Теория, расчёт и методы конструирования авиационных приборов / Г. В. Щипанов. — Ленинград; Москва : Онти. Глав. ред. авиац. лит-ры, 1936 (Л. : тип. «Кр. печатник»). — 1 т.; 23×18 см.

Чыганаклар үзгәртү

  • http://www.ipu.ru/node/12143
  • Теория инвариантности в системах автоматического управления, Том 2. Наука, 1964
  • Васильев С. Н. (Ред.). Труды Научного семинара «70 лет теории инвариантности»: Москва, 2 июня 2008 г. URSS. 2008. 256 с. Твёрдый переплёт. ISBN 978-5-382-00878-3 В настоящий сборник вошли доклады семинара, посвящённого деятельности выдающегося отечественного учёного Г. В. Щипанова.
  • Г. В. Щипанов и теория инвариантности: (труды и документы). В. И. Лежин. Физматлит, 2004 — Всего страниц: 427

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Faceted Application of Subject Terminology
  2. Институт Проблем Управления РАН. web.archive.org(8 февраля 2007). Дата обращения: 20 ноября 2019.
  3. Владимир Сергеевич Макаров.Первое заседание Международного научного семинара «Шекспир в междисциплинарных гуманитарных исследованиях»// Научные труды Московского гуманитарного университета.— 2015-08-31.— Вып. 4.— ISSN 2307-5937.— doi:10.17805/trudy.2015.4.13.