Төп менюны ачу

Гегель Гәрәев, Гегель Әмир улы Гәрәев (1937 елның 17 октябре, Татарстан АССР, Мөслим районы, Түреш) — химик, химия фәннәре докторы (1981), профессор (1990), РСФСР атказанган химигы (1989), ССРБ машина төзү министрлыгының иң яхшы уйлап табучысы (1989). Мөслим районыннан чыккан белгечләр арасында иң беренче фән докторы.

Гегель Гәрәев
Г.Ә.Гәрәев.jpg
Туган телдә исем Гегель Әмир улы Гәрәев
Туган 17 октябрь 1937(1937-10-17) (82 яшь)
ТАССР, Мөслим районы , Түреш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре химик-технолог
Җефет Эвелина Николай кызы, химик
Балалар кызы Рената, химик
Ата-ана
  • Әмир Гәрәй улы (әти)
  • Гыйльмиҗамал Гали кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре дуктыры[d]
Сайт http://gareevgegel.ru/

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1937 елның 17 октябрендә Татарстан АССР Мөслим районы Түреш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Мөслим урта мәктәбен, «химик-технолог» белгечлеге буенча КХТИның инженерлар факультетын (1959) тәмамлый. Институтны тәмамлагач, Алтай өлкәсе Бийск шәһәрендә урнашкан «Алтай» хәрби берләшмәсендә (рус. НПО «Алтай») лаборатория мөдире булып эшли, Бийск технология институтында укыта. Хәрби завод ябылгач, «Нитрометан» оешмасында фән буенча директор урынбасары булып эшли, соңрак «Новотех» оешмасын җитәкли. 2002 елдан дару, спирт әйберләре җитештерүче, көнкүреш химия препаратлары чыгаручы «Инжиринговая компания» оешмасының фән буенча директоры.

Гыйльми эшчәнлегеҮзгәртү

Ябык фәнни-тикшеренү оешмаларында хәрби ракеталарга каты ягулык ясауда, шулай ук шартлау матдәләрен өйрәнү һәм ясауда катнаша. 1967 елда химия фәннәре кандидатлыгына, 1981 елда химия фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклый. Химия фәненә багышланган 415 фәнни хезмәт, 166 уйлап табу авторы. «Триазолы и тетразолы» (1985), «Химия нитрометана» (1995) монографияләре югары бәяләнә.

ГаиләсеҮзгәртү

Әтисе Әмир Гәрәй улы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Мөслим районы мәгариф бүлеге мөдире, Мөслим кичке мәктәбен оештыручы, беренче директоры, ТАССР атказанган укытучысы. Әнисе Гыйльмиҗамал Гали кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Хатыны Эвелина Николай кызы, химия фәннәре кандидаты. Кызлары Рената, фән кандидаты, Бийск технология институты укытучысы.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.:Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
  2. Әхмәтгәрәй Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003.
  3. Калинин А.А. Гареев Гегель Амирович. Китапта: Энциклопедия Алтайского края. Барнаул, 1996. Т. 2. С. 100-101
  4. Косачев В.Г. Гареев Гегель Амирович. Китапта: Бийск: энциклопедия. Бийск, 2009. С. 9.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү