Гвинеядә ислам

Гвинеядә дин

Гвинеядә ислам (фр. Islam en Guinée, гарәп. الإسلام في غينيا‎) ― күпчелек дине. 2013 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының (12 млн кеше, 2020 ел) 85 % ы – мөселманнар[1][2]. Ислам тарафдарларының күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук Кадыйрия һәм Тиҗания суфичылык тарикатьләре вәкилләре дә бар[1].

Гвинеядә ислам
Дәүләт  Гвинея
 Гвинеядә ислам Викиҗыентыкта
Конакри Бөек мәчете(ингл.) (Фейсал мәчете). 1982 елда ачылган
Канкан(ингл.) шәһәрендәге мәчет

Тарих үзгәртү

 
Дингирай(ингл.) шәһәре мәчете. 1900 ел

Гвинеядә ил халкының 85 % ы – мөселманнар, 8 % ы ― христианнар, 7 % ы ― җирле традицион диннәргә (анимизм) ышанучылар[3].

Ислам дине туган җире Гарәп ярымутравыннан Африкага тарала. Хәзерге Гвинеянең бер өлешен, шулай ук башка милләтләрне үз эченә алган Мали империясенә(ингл.) нигез салучы Сундиата Кейта(ингл.) (1217―1255) мөселман булмаган, әмма 1300 елга аның варислары мөселман динен кабул иткән булган [4]. Империянең унынчы хакиме Муса I(ингл.) (1280―1337) исламны дәүләт дине итеп билгели [4].

XVII гасыр ахырына Гвинеянең таулы Фута Җаллон(ингл.) төбәге ислам диненең таянычына әйләнә [5]. 1725 елда мөселман теократик дәүләтенә ― Фута Җаллон имамлыгына(ингл.) нигез салынган [6] (1896―1912 елларда Франция протектораты)[7].

1891 елда Француз Гвинеясенә(ингл.) нигез салына[4], хәзерге Гвинея территориясе колониаль идарә кул астына күчкән.

XX гасырда Пакистаннан килгән мөһаҗирләр белән илгә әхмәдиячеләр хәрәкәте үтеп кергән [8].

Бәйсезлек алгач үзгәртү

1958 елда Гвинея Франциядән бәйсезлеккә ирешкәч, аның беренче Президенты марксист Әхмәд Секу Туре(ингл.) илдә Ислам йогынтысын киметергә омтылган, әмма популярлыгы кимегәч, 1970-елларда, үз идарәсен законлаштыру өчен, мөселман институтларын файдаланырга омтылган [1].

Әхмәд Секу Туре Гвинея башкаласы Конакрида(ингл.) Согуд Гарәбстаны короле Фәхд(ингл.) акчасына зур мәчет(ингл.) төзеткән [9]. 1982 елда ачылган әлеге мәчет ― Көнбатыш Африкадагы иң зур (10 000 кешене сыйдыручы) мәчет [10].

Мәгариф үзгәртү

Гвинеянең мәҗбүри белем бирү программасы динне өйрәнүне үз эченә алмый, әмма бөтен ил буенча, бигрәк тә Фута-Җәллонда, күп кенә Ислам мәктәпләре бар [2]. Кайбер мәдрәсәләр Согуд Гарәбстаны, Күвәйт һәм Фарсы култыгының башка бай ислам дәүләтләреннән финанс ярдәме алып эшли [2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Esposito, John L. (21 October 2004). The Oxford Dictionary of Islam. Oxford University Press. p. 97. ISBN 9780199757268. https://books.google.com/books?id=E324pQEEQQcC&pg=PA97. Retrieved 17 November 2016. 
  2. 2,0 2,1 2,2 Guinea 2013 Religious Freedom Report. United States Department of State.
  3. "Guinea 2012 International Religious Freedom Report", US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor.
  4. 4,0 4,1 4,2 Hill, Margeri. The Spread of Islam in West Africa: Containment, Mixing, and Reform from the Eighth to the Twentieth Century. Stanford University#Freeman Spogli Institute for International Studies.
  5. Camara, Mohamed S.. Nation Building and the Politics of Islamic Internationalism in Guinea: Toward an Understanding of Muslims' Experience of Globalization in Africa. Embry–Riddle Aeronautical University.
  6. Фута-Джаллон. 2022 елның 19 июнь көнендә архивланган. БРЭ(рус.)
  7. Davidson, Basil (29 October 2014). West Africa Before the Colonial Era: A History to 1850. Routledge. p. 86. ISBN 9781317882657. https://books.google.com/books?id=4SEiBQAAQBAJ&pg=PA86. 
  8. J. Gordon Melton, Martin Baumann (21 September 2010). Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs. p. 1280. ISBN 978-1-59884-203-6. https://books.google.com/books?id=v2yiyLLOj88C&pg=PA1280. Retrieved June 4, 2014. 
  9. Conakry: Capital of Islamic Culture in the African Region for 2011. Islamic Educational, Scientific and Cultural Organization. әлеге чыганактан 2018-12-05 архивланды. 2021-11-18 тикшерелгән.
  10. Justin Schamotta. Famous Places in Guinea, Africa.