Гарри Поттер турындагы романнар сериясе
«Га́рри Поттер» (ингл. Harry Potter) — инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм мәшһүр булган романнар сериясе. Җиде китаптан торучы сериядә Гарри Поттер исемле тылсымчы егет тормышы сурәтләнә. Бөтен җиде китап бестселлер булып санала һәм күп телләргә тәрҗемә ителгән, ләкин роман татар теленә тәрҗемә ителмәде[8]. Беренче китап 1997 елның 26 июнендә чыкты, соңгысы исә 64 телдә 325 миллион тираж белән чыкты (инглиз телендә 2007 елның 21 июлендә).
Гарри Поттер турында китаплар
үзгәртүГарри Поттер турында фильмнар
үзгәртүТарих
үзгәртүБеренче китап идеясе язучыга 1990 елда килә. Пуез тукталганнан соң аңа күзлекле кечкенә малай күренә, һәм, кайткач, Роулинг яза башлый. Беренче китап озак язылу сәбәпле, язучының тормышында күп вакыйгалар була, һәм алар китап вакыйгаларына да тәэссир итә, мәсәлән, Гарри Поттерның әти-әнисе үлеме Роулингның әти-әнисе үлеменә бәйле.
Озак вакыт буенча нәшриятлар китапны кабул итмиләр, һәм 1995 елда зур булмаган «Блумсберри» (ингл. «Bloomsbury») нәшрияты китапны кабул итәргә ризалыгын белдерә. Китап 1997 елның 26 июнендә дөнья күрә.
Китап зур популярлык яулагач, Джоан Роулинг аның дәвамнарын яза башлый. Алар да зур тиражлар белән тарала. Барлыгы китап 64 телгә тәрҗемә ителгән, әлегә алар арасында татар теле юк.
Пародияләр
үзгәртүПьесалар
үзгәртү- Vk.com: Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала тексты (тат.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.insider.com/mary-grandpre-jk-rowling-book-illustrations-relationship-2018-11
- ↑ http://www.jimkay.co.uk/home/harry-potter/
- ↑ https://www.wired.com/2013/02/new-harry-potter-covers/
- ↑ https://www.telegraph.co.uk/culture/harry-potter/11078077/How-Jonny-Duddle-re-imagined-Harry-Potter-for-a-new-generation.html
- ↑ https://www.theartworksinc.com/2015/11/10/new-edition-harry-potter-books-illustrated-by-andrew-davidson-for-bloomsbury/
- ↑ http://mediaroom.scholastic.com/press-release/scholastic-marks-25-year-anniversary-publication-jk-rowling-s-harry-potter-and-sorcere
- ↑ Thingiverse - Digital Designs for Physical Objects
- ↑ Заманадан калышмас өчен татарга фэнтэзи кирәк