Хогвартс
Хогвартс Тылсым Академиясы – Гарри Поттер турындагы романнар сериясендә тылсым мәктәбе.
Файл:Хогвартс Гербы | |
Төр | университет |
---|---|
Эшләү еллары | 11 гасыр |
Нигезләүче | Годрик Гриффиндор[d], Салазар Слизерин[d], Кандида Когтевран[d] һәм Хельга Пуффендуй[d] |
Ректор | Альбус Дамболдор |
Тел | инглиз теле |
ТарихҮзгәртү
Хогвартс 11нче гасырда ул заманның иң көчле 4 тылсымчысы – Годрик Гриффиндор, Салазар Слизерин, Кандида Когтевран, Хельга Пуффендуй тарафыннан төзелә.Ул Шотландияда урнашкан.
ФакультетларҮзгәртү
Тылсым мәктәбе Гриффиндор, Слизерин, Когтевран, Пуффендуй факультетларына бүленә. Укучыларны факультетлар буенча аларның характерын, сыйфат, сәләтләрен исәпкә алып, Годрик Гриффиндорның Бүлүче Эшләпәсе төркемли. Һәр факультетның үз деканы, ягъни җитәкчесе була.
Хогвартста уку көнеҮзгәртү
Хогвартс укучылары иртән, сәгат 9:00 да Олы Залда ашыйлар.Аннары дәресләргә юнәләләр. Алар бер сәгат баралар,араларында 15әр минут тәнәфес була. Хогвартс расписаниясендә көндезге аш, кичке аш каралган. Кичләрен укучылар Уку залында өй эшләре хәзерлиләр. Укучылар факултет башнясында яшиләр. Дәресләр төрле башняларда үтә.
Хогвартс дәресләреҮзгәртү
Кара көчләрдән саклануҮзгәртү
Бу фән кара көчләрдән сакланырга, аларга каршы торырга өйрәтә. Әмма бу фән Хогвартста ләгънәтләнгән. Кайчандыр, Волан-де-Морт бу фәннән укытучы булып керергә теләгән. Әмма , ул вакыттагы Хогвартс директоры – Альбус Дамболдор аны эшкә алмый. Шуның өчен, Кара Лорд бу эшне ләгънәтли, һәм бу эштә беркем дә бер елдан артык эшли алмаган .