Гамил Әсхәдуллин
Гамил Әсхәдуллин, Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин, сәхнә псевдонимы Гамил Әсхәдулла (1959 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче) ― «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты.
Гамил Әсхәдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин |
Туган | 19 март 1959 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты |
Һөнәре | театр җитәкчесе |
Эш бирүче | «Мунча ташы» театры |
Җефет | I – Алсу II – Алсу |
Балалар | Рамил, Ирек (I никахыннан) Айтуган, Айзилә (II никахыннан) |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Гамиль Асхадулла |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1959 елның 19 мартында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган[1].
Түбән Камада машина йөртүче, «Җәлил» яшьләр киноконцерт үзәге идарәчесе булып эшләгән[2].
1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үткәрелгәч барлыкка килгән «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрында башта административ эшләр башкара, соңрак, театрның беренче директоры Шәмси Закиров Казанга күчеп киткәч, театрның сәнгать җитәкчесе булып кала. Шәхси эшмәкәр булып теркәлә[3]. Озак еллар театрда Гали Галиевич ролен башкара. Миниатюраларда гади кешеләрне уйнарга ярата[4].
Г. Әсхәдуллин тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте театр өчен офис бирә, театр җитәкчесе анда балалар өчен студия ачарга планлаштыра.
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртүТР буенча Эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый шурасы әгъзасы [5].
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Шәңгәлче авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланган, Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Татарстанның халык артисты
- 2019 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[7]
Гаилә хәле
үзгәртүI никахы ― Алсу, Түбән Кама химия сәнәгате машинисты булып эшли. Уллары Рамил (1983), җырчы, композитор; Ирек, Түбән Камада эшмәкәр.
II никахы ― Алсу, балалары: улы Айтуган, кызы Айзилә[8]. Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшиләр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Асхадуллин Гамиль Габдуллович. 2021 елның 3 май көнендә архивланган. ideputat.er.ru
- ↑ Учреждение Молодежный киноконцертный центр Жалил 2021 елның 3 май көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Римзил Вәлиев. «Мунча ташы»: баня, в которой не раздеваются догола. Деловая электронная газета «Бизнес Online», 17.03.2013(рус.)
- ↑ Эльза Газизова. Гамил Әсхәдулла: “Мунча ташы” — ул көлү бренды. Интертат, 06.02.2015
- ↑ Состав Общественного Совета МВД по РТ 2021 елның 24 апрель көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Асхадуллин Гамиль Габдуллович. 2021 елның 3 май көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Признание заслуг. 2021 елның 3 май көнендә архивланган. Республика Татарстан, 19.03.2019
- ↑ Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде». Акчарлак, 20.01.2018
Сылтамалар
үзгәртү- Зоя Солошина. Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим». Шәһри Казан, 20.03.2019
- «Мунча ташы» эстрада театрының рәсми сайты 2021 елның 3 май көнендә архивланган.
- Мунча ташы. instagram.com
- Гамил Әсхәдулла: "...Халык көлүдән туктады, кыскасы, мин аларны елаттым". «Сәхнә», 26.02.2019