Мөлеков Галинур Мөхәррәм улы (рус. Мулюков Галинур Мухаррямович; 1 ноябрь 1949 ел) — галим-иктисадчы, ССРБ-ның фирка һәм хуҗалык эшлеклесе. 1982 елдан КПСС-ның Авыргазы район комитеты секретаре, 1985 елдан — КПСС‑ның Стәрлебаш район комитетының 1‑нче секретаре, 1990 елдан — КПСС-ның Башкортстан өлкә комитеты секретаре; 1991-2007 елларда — «Башсельстрой» җәмгыятенең генераль директоры. Башкорт АССР-ының 12‑нче чакырылыш Югары Советы һәм Башкортстан Республикасының 1‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Икътисад фәннәре докторы (2001), профессор (2005). Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992), Россия Федерациясенең хөрмәтле төзүчесе (1999). «Мактау Билгесе» ордены кавалеры (1981). Авыргазы районының мактаулы гражданины.[1]

Галинур Мөлеков
Туган 1 ноябрь 1949(1949-11-01) (74 яшь)
Яңа Карамалы, Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты

Биографиясе үзгәртү

Галинур Мөхәррәм улы Мөлеков 1949 елның 1 ноябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында туган. Милләте татар, югары белемле — 1972 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1972 елда институтны тәмамлагач «Авыргазы» колхозында баш инженер булып башлый. Ары Авыргазы районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә управляющий булып эшли.

1982-1985 елларда Авыргазы райкомында икенче секретарь 1985-1990 елларда КПСС-ның Стәрлебаш райкомында беренче катиб. 1990-1991 елларда КПСС-ның Башкортстан өлкә комитетында икенче сәркатиб. 1991 елдан «Башкирагропромстрой» берләшмәсе начальнигы.[2]

Стәрлебаш районы, 250-нче Яшергән сайлау округынан 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның ун икенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12-се чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстан Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.[3]

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аургазинский район., archived from the original on 2021-06-15, retrieved 2021-04-06 
  2. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104