Газиз Кашапов музее (Яңа Үзи)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Газиз Кашапов музее (рус. Музей Газиза Кашапова) — Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Аксубай туган якны өйрәнү музее филиалы. Музей татар язучысы, публицист Газиз Кашаповның (Газизҗан Салих улы Кашапов-Үзиле, 19421991) туган җирендә ачылган, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Газиз Кашапов музее
Нигезләү датасы 1992
Урын 423050 ТР, Аксубай районы, Яңа Үзи, Мәктәп ур., 7.
Директор Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтова
Алсу Тәлгат кызы Мәхмүтова
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты

Тарих үзгәртү

 
Газиз Кашапов

Музей 1992 елда авыл мәдәният йорты бинасында ачыла. Музейны нигезләү эшендә туган төбәк тарихын өйрәнүче ирле хатынлы Зартдиновлар — Альбина Сәет кызы (мәктәп директоры) һәм Әхмәдулла Рәхмәтулла улы (музейның беренче директоры) башлап йөри[1]. Мәдәният йорты каршына авыл халкыннан җыелган акчага Газиз Кашаповның бюсты урнаштырыла (авторы — Казан сынчысы А. Х. Габдрәшитов).

Экспонатлар үзгәртү

Музей фондында 1 154 экспонат саклана. Күргәзмәләрдә Г. С. Кашаповның шәхси әйберләре (шул исәптән хәрби формалары), XX гасыр белән бәйле йорт кирәк-яраклары, газета-журналлар, китаплары белән танышырга мөмкин.

Экскурсия үзгәртү

  • Газиз Кашшаф иҗаты

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Людмила Карташова. Старые традиции Нового Узеева 2019 елның 9 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 29.03.2003(рус.)