Газизә Насыйрова (1916)

Авыргазы. Салават театрлары актрисасы

Насыйрова Газизә Галиәсгар кызы (15 сентябрь 1916 ел — 25 апрель 1994 ел) — актриса, Башкорт АССРның халык (1974) һәм атказанган (1966) артисты. Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1953)[1]. «Нур» театрын оештыручыларның берсе.

Газизә Насыйрова
Туган 15 сентябрь 1916(1916-09-15)
Сәмән, Авыргазы районы, СССР
Үлгән 25 апрель 1994(1994-04-25) (77 яшь)
Салават, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре сәнгатькәр
Эш бирүче Салават драма театры

Биографиясе

үзгәртү

Насыйрова Газизә Галиәсгар кызы 1916 елның 15 сентябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Сәмән авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) крестьян гаиләсендә туган[2].

1931 елдан үзешчән драма түгәрәкләрендә уйный. Профессиональ сәхнәгә 1933 елда чыга.

Газизә Галиәсгар кызы — 1956 елдан Авыргазы татар колхоз-совхоз драма театрының, аннары башкорт Салават драма театрының беренче актрисаларының берсе. Салават драма театрында 1993 елга кадәр уйный[3].

Газизә Нәсыйрова махсус театр белеме алмаган. Театрларда катнашып, анда уйнап, тәҗрибә туплый. Беренче сәхнә осталыгы дәресләрен ул күренекле режиссер Елизавета Сыртланова-Шляхтинадан ала. Соңрак Газизә Насыйрова режиссерлар Хәмит Садыйков, В. Сәйфуллин, К. Нәдершин, Халит Усманов, Лек Вәлиев, Әнвәр Нурмөхәммәтов белән уңышлы эшли[2]. Насыйрованың репертуары киң. Актриса башкорт хатын-кызларының күп кенә нәфис образларын гәүдәләндәрә: М. Буранголов, Д. Юлтый, Х. Ибраһимовның фольклор образлары; М. Гафури, С. Мифтахов, Һ. Дәүләтшина әсәрләреннән социаль типлар, М. Кәрим, Ә. Мирзаһитов, Н. Асанбаев, Ә. Атнабаевның күп планлы реалистик образларын тудыра[3].

Байтак комик, башлыча сатирик рольләрдә уйный: Җиһан («Башмагым»), Җомабикә («Кыю кызлар», Т. Гыйззәт), Хажиана («Бай һәм хезмәтче», Х. Х. Ниязи), миссис Даджен («Иблис шәкерте» — «Ученик дьявола», Б. Шоу). Бигрәк тә ана образларын уңышлы гәүдәләндәрә; аларда актриса халык акылы зирәклеген, хатын‑кызның киң күңеллелеген, рухи ныклыгын чагылдыра: Хәзинә («Балакайларым», Ә. К. Атнабаев), Сафура («Аналар көтәләр улларын», Ә. М. Мирзаһитов), Ана («Канлы туй» — «Кровавая свадьба», Ф. Гарсия Лорка). «Нур» театрын оештыручыларның берсе[1].

Бөек Ватан сугышы елларында Газизә Насыйрова башка алты актриса белән бергә үзенчәлекле батырлык кыла. Актерларның барысы да фронтка китә, һәм театр аларның җилкәсендә кала. Актрисалар барлык ир-атлар һәм хатын-кыз ролен башкара. Сугыш вакытында бер көн дә спектакльсез үтми[2].

Газизә Насыйрова 1994 елның 25 апрелендә Салават шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

үзгәртү
  • Башкорт АССРның халык артисты
  • Башкорт АССРның атказанган артисты
  • Безнең көннәрдә Салават драма театры репертуарына драматург Нәҗиб Асанбаев пьесасы буенча куелган «Җиде кыз» спектакле кертелә. Ачлык, мохтаҗлыкка карамастан, театрны саклап алып калган җиде актриса турында хикәя. Спектакльнең төп героиняларның берсе Газизә Насыйрова истәлегенә «Газизә» дип атала[2].
  • «Башкортстан» энциклопедиясендә актрисага багышланган мәкаләләр бар.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 НАСИРОВА Ғәзизә Ғәлиәскәр ҡыҙы
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Видные деятели театра Башкортостана: Газиза Насырова (К 100-летию со дня рождения актрисы), archived from the original on 2022-02-09, retrieved 2022-02-09  Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Муниципальный район Аургазинский район Республики Башкортостан» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. 3,0 3,1 НАСЫРОВА ГАЗИЗА ГАЛИАСКАРОВНА

Сылтамалар

үзгәртү