Газараэ (гарәп. العذارىәл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»[1]; Зур Эт ε, Зур Эт эпсилоны, ε CMa) — Зур Эт йолдызлыгының куш йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,51m тәшкил итә һәм ул Җирдән 430 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Иң яхшы күренүчәнлек шартлары кышын була. Россиянең көньяк өлкәләрендә күренә.

Йолдыз системасы үзгәртү

Газараэ A — +1,5m күренмә йолдызча зурлыктагы B2 спектр сыйныфылы күк зур йолдыз. Аның өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә, ә яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк. Аның массасы 10 Кояшныкына тигез. Бу йолдыз ультрашәмәхә нурланышның көчле чыганагы.

Газараэ B — +7,5m йолдызча зурлыктагы йолдыз, A йолдыздан 7,5 почмакча секунд ераклыкта тора.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт εӘүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[2] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
  2. Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.