Габулла Тукай һәйкәле (Яңа бистә, Тукай районы)

Тукай районы Яңа бистәдә (Татарстан, Россия) Габулла Тукайга куелган һәйкәл

Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в поселке Новый Тукаевского района) ― Татарстанда Тукай районындагы Яңа бистәдә 2022 елның 23 августында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) куелган һәйкәл.

Һәйкәл
Габулла Тукай һәйкәле
Габулла Тукай һәйкәле
Габулла Тукай һәйкәле
Урын Татарстан, Тукай районы, Яңа, Үзәк урам
Сынчы скульптор Халит Мингалиев
Төзелеш датасы 2022 ел
Материал бронза
 
Габдулла Тукайга һәйкәл

1976 елдан (46 ел) шагыйрь исемен йөрткән районда[1] бөек татар шагыйренә куелган икенче һәйкәл[2]. (беренчесе (бюст) районның Иске Дөреш авылында урнашкан, элекке Тукай исемендәге колхоз көче белән салынган[3] [4]).

Тукай районындагы Яңа бистәдә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл өчен җирле Мәдәният йорты янында урын билгеләнгән. Тукайлылар бу урынны тәкъдим ителгән алты варианттан сайлап алган[5].

Федераль һәм республика программалары катнашында бистә Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар урнаштырылган.

 
Габдулла Тукай исемендәге парк. Тукай һәйкәле сулда үзәктә

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында, 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен булдыру чараларын гамәлгә ашыру максатында, Яңа бистәнең мәдәният йорты яны территориясендә Габдулла Тукай исемендәге парк төзелгән. Финанслау республика бюджеты хисабына башкарылган. Паркның гомуми мәйданы 6 445 кв. м тәшкил итә[6].

Парк белән бергә бу урын җирле халык өчен ял итү зонасы була, ул яшелләндерелә, шулай ук биредә балалар һәм өлкәннәр өчен мәйданчыклар булдырыла.

2023 елның 23 августында узган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы (2018―2024) Фаил Камаев, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, язучы Лилия Гыйбадуллина һәм киң җәмәгатьчелек катнашкан[7].

Авторы ― скульптор Халит Хәмит улы Мингалиев[6][8].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү