Габдулла Кариев һәйкәле (Нурлат)
Габдулла Кариев һәйкәле ― Татарстанның Нурлат районы үзәге Нурлат шәһәрененең Габдулла Кариев скверында 2022 елның 14 октябрендә татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы җитәкчесе[1] Габдулла Кариевка (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин, 1886―1920) ачылган һәйкәл.
Һәйкәл | |
Габдулла Кариев һәйкәле
| |
Габдулла Кариев һәйкәле | |
Урын | РФ Татарстан Нурлат, Габдулла Кариев скверы |
Сынчы | А. А. Дресвянников |
Материал | бронза |
Тарих
үзгәртүҺәйкәлнең авторы – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы скульптор Александр Алексеевич Дресвянников, ул һәйкәлне берничә ел элек эшли башлаган, моның өчен ул танылган режиссер турында бик күп материал өйрәнгән, аның Күлбай Мораса авылындагы музеенда булган. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика конкурсында Кариев һәйкәле проекты белән катнашкан һәм грант алган[2].
Тасвирлама
үзгәртүСкульптор Г. Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән.
Габдулла Кариевны үзе исән чакта ук татар театрының атасы дип атаганнар, ул «Сәйяр» иҗат төркеме җитәкчесе була ― тәҗрибәсе булган һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны бәяләүче шәхес. Шуңа күрә мин аны эскәмиядә утырып тора торган итеп ясадым [3] Александр Дресвянников, скульптор
|
Һәйкәлне ачу
үзгәртүҺәйкәлне ачу тантанасында ТР ДШ рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, республика театрларының баш режиссерлары һ. б. катнашкан [4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кариев Габдулла, руководитель первой татарской труппы. Казанские истории, 23.12.2010(рус.)
- ↑ В Нурлате открыли памятник основателю татарского театра Габдулле Кариеву. 123ru.net
- ↑ Гузель Садыкова. В Нурлате открылся первый в Татарстане памятник основателю татарского театра Габдулле Кариеву. Нурлат-информ, 14.10.2022
- ↑ Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Татар-информ, 16.10.2022
Сылтамалар
үзгәртү- В Нурлате открылся первый в Татарстане памятник основателю татарского театра Габдуллы Кариева. Нурлатский муниципальный район