Вәлиәхмәт Галимов

Вәлиәхмәт Гыйрфанетдин улы Галимов (1908 елның 12 июне, Сатмыш, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе яки Кыштым, Екатиринбур өязе, Пермь губернасы, Россия империясе1994 елның 15 феврале, Уфа, Башкортстан, Россия) — тиятыр һәм кино актеры, режиссер, РСФСҖның атказанган артисты (1949), БАССРның атказанган һәм халык артисты (1940, 1944), БАДТның сәнгать җитәкчесе (1942-1948), баш режиссеры (1956-1971).

Вәлиәхмәт Галимов
Туган 12 июнь 1908(1908-06-12)
Сатмыш, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе яки Кыштым, Екатиринбур өязе, Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 февраль 1994(1994-02-15) (85 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре актёр, театр режиссеры
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Вәлиәхмәт Галимов 1908 елның 12 июнендә Казан губернасының Зөя өязе Сатмыш авылында туа[1]. Башка мәгълүматлар буенча, 15 декабрьдә Пермь губернасының Екатеринбур өязене Кыштым шәһәрендә туа[2].

1930 елда Уфада Башкорт дәүләт сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый. (1 нче чыгарылыш; В. Г. Мортазина-Иманский, М. А. Мәгъдиева, Х. Г. Бохарский сыйныфы). 1930—1931 елларда Уфада һәвәскәрләр Эшче яшьләр театрын җитәкли.

1931 елдан Башкорт драма театрында уйный. 1937 елда режиссер-куючы була. 1942—1948 һәм 1956—1971 елларда театрны сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссер буларак җитәкли.

1971—1982 елларда Казан кинохроника студиясенең Уфа бүлегендә фильмнарны башкорт теленә тәрҗемә итү режиссёры булып эшли. 1935 елдан Уфа сәнгать укуханәсендә педагогик эшчәнлек алып бара.

1994 елның 15 февралендә Уфада вафат була.

Гаилә үзгәртү

Абыйсы — актер, режиссер һәм педагог Хаҗиәхмәт Гирфанетдин улы Галимов (Хаҗиәхмәт Бохарский, 1899—1974), РСФСРның атказанган артисты[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1940).
  • Башкорт АССРның халык артисты (1944).
  • РСФСРның атказанган артисты (22.03.1949).
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1955, 1967, 1971).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү