Вячеслав Вячеславович Исаков (Slame (Слейм) тәхәллүсе астында танылган; 1994 елның 18 декабре, Әлмәт, Татарстан) — Россия рэперы, Black Star лейблы артисты[1].

Вячеслав Исаков
Туган 18 декабрь 1994(1994-12-18) (29 яшь)
Әлмәт, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рэпер

 Вячеслав Исаков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Вячеслав Исаков 1994 елның 18 декабрендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туган[2].

Вячеслав үзе сөйләвенчә, 13 яшендә беренче тапкыр 50 Cent, Эминем, Смоки Мо һәм «25/17»ны ишеткәч, рэп белән кызыксына башлаган. Бер елдан соң ук текстлар яза һәм дусларына үз җырларын башкара башлый.

Мәктәпне тәмамлагач, 2012 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керә. Әлмәттә фатирны сатып, әнисе белән Казанга күчә. Уку белән бер үк вакытта телемаркетолог булып эшли. 2016 елда университетны тәмамлагач, бөтен вакытны музыкага багышлый башлый.

2012 елда беренче тапкыр социаль челтәрдә үз җырын урнаштырган. Шул ук елны биш җырдан торган үзенең беренче мини-альбомын («Больше огня») тәкъдим итә. Икенче мини-альбом — «Hello» — ике елдан соң чыга.

Берничә тапкрыр тәхәллүсен алыштырган: башта Рэм, аннары Крайм булган. Нәтиҗәдә, үзен SlavaSlame дип атый башлаган.

2015 елдан башлап даими рәвештә төрле музыкаль (хип-хоп) конкурсларда һәм рэп-баттлларда (KFC Battle һәм Beats and Vibes кебек) катнашкан.

2017 елдан башлап үз эшләрен YouTube каналында урнаштыра башлаган.

2018 елның көзендә «Песни»ның икенче сезоны кастингында катнашкан. Сезон «ТНТ» телеканалында 2019 елның 16 февралендә старт ала. Вячеслав Исаков Тимати командасына эләккән. Нәтиҗәдә, финалга чыга һәм финалда җиңеп, Black Star Inc лейблы белән контракт һәм алты миллион сум күләмендәге төп приз ала[3].

Дискография үзгәртү

Альбомнар үзгәртү

  • «Избранное» (2018)[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Slame - биография, фото, песни, личная жизнь на Black-Star.ru.
  2. Вячеслав Исаков (Slame): фото, биография, фильмография, новости.
  3. Подопечный Тимати победил в шоу «Песни» (2019-03-06).
  4. Альбом «Избранное» (Slame).