Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (рус. Воронежский государственный архитектурно-строительный университет) — 2016 елның җәенә кадәр мөстәкыйль эшләгән Воронеж шәһәренең югары уку йорты. Хәзерге вакытта Воронеж дәүләт техник университеты белән берләшкән.

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Нигезләнү датасы 1930
Сурәт
Рәсми исем Воронежский инженерно-строительный институт, Воронежский авиационный институт, Воронежский инженерно-строительный институт, Воронежский ордена Трудового Красного Знамени инженерно-строительный институт, Воронежская государственная архитектурно-строительная академия, Воронежский государственный архитектурно-строительный университет һәм Варонежскі інжынерна-будаўнічы інстытут
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Воронеж
Алмаштырылган Воронеж дәүләт техника университеты
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Рәсми веб-сайт vgasu.vrn.ru[1]
Каналның URL-лы cchgeu.ru/press/news/rss/
Төнге күренеше
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты Викиҗыентыкта

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (ВДАТУ)
Халыкара исемнәр
Voronezh State University of Architecture and Civil Engineering
Эшләү еллары 19302016 (ВДТУга кушыла)
Адрес Россия, Воронеж, 20-летия Октября ур., 84
Сайт vgasu.vrn.ru[1]

Тарих үзгәртү

  • 1930 ел — Воронеж шәһәрендә Төзелеш югары техник уку йорты барлыкка килә[2].
  • 1932 ел — Әлеге уку йорты Воронеж инженер-төзелеш институты буларак үзгәртелә[3].
  • 1941 ел — ВИТИ Воронеж авиация институтына үзгәртелә[4].
  • 1944 ел — институтның элеккеге исеме кайтартыла (Воронеж инженер-төзелеш институты)[5]
  • 1981 ел — ВИТИ Воронеж Хезмәт Кызыл Байрагы ордены инженер-төзелеш институты дип үзгәртелә[6].
  • 1986 ел — 13 майда ВИТИ югары уку йорты командасы (капитаны — Олег Песков) яңадан торгызылган телевизион КВНның беренче уенында катнаша һәм Мәскәү дәүләт төзелеш университеты командасын җиңә. 1987 елның апрелендә узган ярымфинал уенында сезонның булачак чемпионнарына — Одесса джентльменнары командасына оттыралар.
  • 1993 ел — институт Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш академиясе дип үзгәртелә[7].
  • 2000 ел — академия Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты итеп дип үзгәртелә[8], 2003 елның 17 гыйнварында Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты югары һөнәри белем бирүче дәүләт мәгариф учреждениесе буларак Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелә.
  • 2011 ел — май аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә югары уку йорты «Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты» федераль дәүләт бюджет югары һөнәри белем бирү учреждениесе дип үзгәртелә.
  • 2016 ел — март аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (ВДАТУ) Воронеж өлкәсендә региональ терәк университетын формалаштыру кысаларында Воронеж дәүләт техник университетына (ВДТУ) кушылу рәвешендә үзгәртеп корыла[9].

Институтлар үзгәртү

  • Архитектура институты
  • Юл-транспорт институты (элекке Механик-автоюллар институты)
  • Төзелеш-технология институты
  • Төзелештә инженерлык системалары институты
  • Төзелеш институты
  • Икътисад, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр институты (ФЭУ кушылган)
  • Урта һөнәри белем бирү институты

Журналлар үзгәртү

«Научный вестник ВГАСУ. Строительство и архитектура» үзгәртү

  • Журнал Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган алдынгы фәнни журналлар һәм басмалар исемлегенә кертелгән; елына 4 тапкыр чыга (март, июнь, сентябрь, декабрь)[10][11].
  • Scientific Herald of the Voronezh State University of Architecture and Civil Engineering. Construction and Architecture» журналының инглизчә версиясе бар.
  • Баш мөхәррир - Игорь Степан улы Суровцев, т.ф.д., профессор (Воронеж дәүләт архитектура һәм төзелеш техник университеты).

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университетының дөньяның 140 илендә инженер вазифаларында эшләргә мөмкинлек бирүче халыкара сертификаты бар, университет Европа төзелеш факультетлары ассоциациясе әгъзасы, 2004 елда сыйфат өчен халыкара бүләк белән бүләкләнә[12].

Университет галимнәре тарафыннан тимер юллар системасын камилләштерү өчен берничә инновацион карар тәкъдим ителә, Воронеж сусаклагычын яңарту проекты эшләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Открытый ISNI для организаций
  2. Решение Президиума Центрально-Черноземного областного исполнительного комитета от 24 августа 1930 года № 37/2984
  3. Постановление СНК СССР от 11 мая 1932 г. № 621
  4. Постановление СНК СССР от 12 июня 1941 г. № 1548—645
  5. Постановление СНК СССР от 4 мая 1944 г. № 501
  6. Указ Президиума Верховного Совета СССР 1 июля 1981 года и приказ Министерства высшего и среднего специального образования СССР от 10 июля 1981 г. № 732
  7. Приказ Государственного Комитета Российской Федерации по высшему образованию от 5 июля 1993 г. № 55
  8. Приказ Министерства образования Российской Федерации от 24 ноября 2000 г. № 3403
  9. Приказ о реорганизации ВГТУ и ВГАСУ. әлеге чыганактан 2016-09-24 архивланды.
  10. Официальный сайт журнала.
  11. — ВАК: Перечень ведущих периодических изданий, в которых должны быть опубликованы основные научные результаты диссертаций на соискание ученых степеней кандидата и доктора наук. әлеге чыганактан 2010-09-14 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән.
  12. Воронежский Государственный Архитектурно-Строительный Университет. Приглашение. 2005 год.

Сылтамалар үзгәртү