Владислав Трушкин

Владислав Андреевич Трушкин (1993 елның 5 мае, Казан, Россия) — Россия профессиональ баскетболчысы, авыр форвард позициясендә уйный.

Владислав Трушкин
Туган 5 май 1993(1993-05-05) (30 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре баскетболчы
Спорт такымы әгъзасы Зенит[d]

 Владислав Трушкин Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Владислав Трушкин 1993 елның 5 маенда Казанда туа. 14 яшькә кадәр Владислав Казанда «УНИКС-Юниор» спорт мәктәбендә Георгий Николаевич Королёвта баскетбол белән шөгыльләнгән. 14 яшендә Трушкин Видноега «Спарта и К» баскетбол клубының спорт интернатына күчә[1].

2013 елның апрелендә Владислав Европаның иң яхшы яшь уенчылары өчен Италия Тревизосындагы Adidas Eurocamp ка чакыру ала[2].

2013 елда Трушкин «Спарта и К» һәм Мәскәү клубы берләшүеннән соң карьерасын «Динамо»да дәвам итә. 2014/2015 сезонында Владислав Суперлиганың бакыр призёры һәм Россия Кубогының көмеш призёры була.

2015/2016 сезоны башланыр алдыннан Мәскәүнең «Динамо»сы таркала һәм Трушкин «Спартак-Приморье»га күчә[3]. Команда составында Владислав 25 матч үткәрә һәм мәйданчыкта 27 минут эчендә уртача 14 очко җыя, 7 эләктерү, 2 тапшыру, 2 тоту һәм 1 блок-шот ясый.

2016 елның июлендә Трушкин «Енисей» уенчысы була[4], анда уртача 8,3 очко җыя, 3,8 эләктерү һәм 1,8 тапшыру ясый.

2017 елның февралендә Трушкин ВТБ Бердәм лигасының «Барлык йолдызлар матчы»нда катнаша, ул имгәнгән Пётр Губановны «Россия йолдызлары» командасы составында алыштыра[5]. Бу матчта Владислав мәйданчыкта 1 минут 54 секунд уздыра һәм 1 очко белән билгеләнеп үтә.

2017 елның июлендә Трушкин Казанга кайта, «1+1» схемасы буенча УНИКС белән контракт төзи[6]. ВТБ Бердәм лигасында Владислав 29 матчта катнаша, уртача 3,8 очко җыя, 1,9 эләктерү һәм 1 тапшыру ясый.

2018 елның июлендә Трушкин «Зенит»ка күчә[7]. ВТБ Бердәм лигасында Владислав 6,7 очко җыя һәм 2,1 эләктерү ясый, Еврокубокта аның статистикасы 8,2 очко һәм 2,8 эләктерү тәшкил итә. 2019 елның июнендә Трушкин «Зенит» белән яңа 2 еллык контрактка кул куя[8].

2020 елның 29 гыйнварында ВТБ Бердәм лигасының «Барлык йолдызлар матчы»на командалар составы билгеле була. Җанатарларның тавыш бирү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча, Трушкин «Россия йолдызлары» командасы составына керә[9].

2021 елның июлендә Трушкин «Локомотив-Кубань» белән «1+1» схемасы буенча контрактка кул куя[10]. Бер айдан соң Владислав тренировка җыеннары башланганчы җилкәсен имгәткәннән соң, тулысынча тернәкләнеп өлгермәгән һәм шул сәбәпле «Локомотив-Кубань» контрактны активлаштырмаган[11].

2021 елның ноябрендә Трушкин «Енисей»га әйләнеп кайта[12].

Җыелма команда үзгәртү

Европа чемпионатында (19 яшькә кадәр) Трушкин турнирның бакыр призёры була. Финалның 1/4 өлешендә Владиславның өч очколы ыргылышы уен тәмамланырга 30 секунд калганда Россия яшүсмерләр җыелма командасына АКШ командасыннан җиңү китерә[13].

2016 елның июнендә Трушкин Евробаскет-2017 квалификация матчларына әзерләнү өчен «РФБныж ачык лагере»на чакыру ала[14].

2017 елның июнь аенда Трушкин төгәлләнгән «РФБ ачык лагере» нәтиҗәләре буенча төзелгән Россия җыелма командасы составына кертелщ һәм БРИКС Спорт уеннарының баскетбол турнирында катнаша[15]. Барлык өч көндәшне дә (Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан һәм Кытай) җиңеп, Россия җыелма командасы турнирның җиңүчесе була[16].

2017 елның июлендә Трушкин Евробаскет-2017 әзерлек өчен милли команданың беренче җыенына чакырыла, ләкин турнирның соңгы заявкасына эләкми[17].

2019 елның июнендә Трушкин 2019 елгы дөнья чемпионаты алдыннан җыелуда катнашу өчен кандидатлар исемлегенә керә[18].

2020 елның гыйнварында Трушкин Евробаскет-2021 сайлап алу уеннарына Россия җыелмасының киңәйтелгән составына кертелә[19].

Казанышлар үзгәртү

Клуб өчен үзгәртү

  •   Суперлиганың бакыр призёры: 2014/2015
  •   Югары Лиганың бакыр призёры: 2010/2011
  •   Россия Кубогының көмеш призёры: 2014/2015

Россия җыелмасы өчен үзгәртү

  •   БРИКС спорт уеннары чемпионы: 2017
  •   Дөнья чемпионатының (19 яшькә кадәр) бакыр призёры: 2011
  •   Европа чемпионатының (18 яшькә кадәр) көмеш призёры: 2010

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Владислав Трушкин: Решающий трехочковый американцам на чемпионате мира вспоминаю, но надеюсь, что он не последний в карьере
  2. Дмитрий Кулагин, Владислав Трушкин и Андрей Зубков приглашены в лагерь Adidas Eurocamp в Тревизо
  3. Трушкин, Корчагин и Ключников перешли в «Спартак-Приморье»
  4. Владислав Трушкин перешёл в «Енисей»
  5. Владислав Трушкин заменит Петра Губанова в составе «Звезд России» на Матче Всех Звезд
  6. Владислав Трушкин продолжит карьеру в родной Казани(үле сылтама)
  7. Владислав Трушкин переходит в «Зенит», archived from the original on 2019-05-24, retrieved 2022-01-25 
  8. Владислав Трушкин продлевает контракт с «Зенитом»!, archived from the original on 2019-06-28, retrieved 2022-01-25 
  9. Определились составы «Звезд России» и «Звезд Мира» на Матч Звезд. Итоги голосования СМИ
  10. «Локо» подписал контракт с Владиславом Трушкиным
  11. «Локомотив-Кубань» не активирует контракт с Владиславом Трушкиным
  12. Владислав Трушкин возвращается в «Енисей»
  13. 7 бросков сборной России, которые мы не забудем никогда
  14. Определены состав и тренерский штаб мужской сборной России
  15. Мужская сборная России отправилась на Спортивные игры БРИКС
  16. Сборная России выиграла Спортивные игры БРИКС
  17. Сборная России прилетела в Гамбург со Шведом, но без Трушкина
  18. В расширенном составе сборной России – 24 баскетболиста
  19. В сборную России на февральские матчи вызваны 24 игрока