Владимир Щелкачёв

Владимир Щелкачёв (3 ноябрь 1907 ел, Владикавказ, Терек өлкәсе, Россия Империясе — 13 апрель 2005 ел, Мәскәү, Россия) — ССРБ һәм Россиянең инженер‑механигы, математик. Техник фәннәр докторы (1941), профессор (1941). РСФСР‑ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1968), РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1995), Башкортстанның (1997) һәм Татарстанның (1997) атказанган нефтьчесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (1996). Сталин премиясе лауреаты (1950). Ленин (1971), Кызыл Байрак Хезмәт (1948, 1957, 1980), 4‑нче дәрәҗәдә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» (1997) орденнары белән бүләкләнгән.

Владимир Щелкачёв
Туган 3 ноябрь 1907(1907-11-03)[1]
Владикавказ, Россия империясе
Үлгән 13 апрель 2005(2005-04-13) (97 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Фән өлкәсе: педагог[d] һәм педагогика[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Щелкачёв Владимир Николаевич 1907 елның 21 ноябрендә Россия Империясенең Владикавказ шәһәрендә туа.

1922-1928 елларда Мәскәү дәүләт университетында белем ала. 1930 елга кадәр Мәскәүдә Дәүләт нефть тикшерүләр институтында гыйльми хезмәткәр, Халык хуҗалык институтының энергетик факультетында һәм Кичке эшчән машина төзү институтының теоретик механика кафедрасында ассистент булып эшли.

1930 елда дини оешма эше буенча кулга алына. Хөкем карары — концлагерьда 3 ел Алматыга сөргенгә алмаштырыла. 1994 елда реабилитацияләнә.

1931-1932 елларда Алматыда Исәп-икътисад техникумында математика укытучысы булып эшли. 1932-1933 — Казакъ педагогия институтында югары математика кафедрасының доценты. 1934-1939 елларда Грозный нефть институтында теоретик механика кафедрасының доценты һәм мөдире була. Аннары ике ел Владимир Николаевич Днепропетровск дәүләт университетының теоретик механика кафедрасының доценты вазифасын били.

1941 елда кире Грозный нефть институтына эшләргә кайта. 1944-1946 — Мәскәүдә Наркомнефть нефть чыгаруының интенсификациясе буенча махсус төркемнең хезмәткәре. 1992 елга кадәр И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында теоретик механика кафедрасының профессоры һәм мөдире булып эшли.

1941 елда техник фәннәр докторы исемен яклый. 1942 елда профессор дәрәҗәсенә лаек була.

1971-1974 елларда вакытлыча нефть чыккан урыннарны эшкәртү кафедрасының мөдире була. 1969 елдан 1991 елга кадәр Румынияда, Венгрия, ГДР-да, Кытайда һәм Сириядә нефть чыккан урыннарны эшкәртү, җир астында гидродинамика, югары мәктәптә педагогика мәсьәләләре буенча лекция циклларын укый. Россия табигать фәннәре академиясенең әгъзасы.

Фәнни‑җитештерү эшчәнлеге нефть ятмаларын үзләштерүгә, җир асты гидродинамикасына һәм гамәли математика мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган. Туймазы нефть ятмасын нәтиҗәле катламнарга су җибәреп үзләштерү проектын төзүчеләр арасында була.

Щелкачёв 350 ләп гыйльми эшләр авторы була. Аның җитәкчелегендә техник фәннәрнең 42 кандидат һәм 19 доктор әзерләнә.

2005 елның 13 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

Бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

  • 1-нче дәрәҗә Сталин премиясе (1950)
  • Ленин ордены (1971)
  • өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1948, 1957, 1980)
  • 4‑нче дәрәҗәдә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены[2] (1997)
  • РСФСР атказанган фән һәм техника хезмәткәре
  • РСФСР газ һәм нефть сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
  • РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1995)
  • Башкортстанның атказанган нефтьчесе (1997)
  • Татарстанның атказанган нефтьчесе (1997)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (1996)

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

    • Разработка нефтеводоносных пластов при упругом режиме. Мәскәү, 1959
    • Анализ современного состояния нефтедобычи и разработки нефтяных месторождений США. Мәскәү, 1961

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү