Сосюра Владимир Николаевич (укр. Володи́мир Микола́йович Сосю́ра; 25 декабрь 1898 ел8 гыйнвар 1965 ел) — украин совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, журналист, хәрби корреспондент.

укр. Володимир Миколайович Сосюра
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Борыспил
 Россия империясе
 Украин Халык Республикасы[d]
 Украина Совет Социалистик Республикасы
Туу датасы 25 декабрь 1897 (6 гыйнвар 1898)
Туу урыны Дебальцево, Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 8 гыйнвар 1965(1965-01-08)[1] (67 яшь)
Үлем урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[1]
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Балалар Владимир Владимирович Сосюра[d]
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре язучы, шагыйрь, тәрҗемәче
Эш урыны Харьков милли университеты[d]
Әлма-матер Харьков милли университеты[d]
Активлык чорнының башы 1917
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Сәнгать юнәлеше социалистический реализм[d]
Әгъзалык СССР язучылар берлеге
Жанр шигырь[d] һәм повествовательная поэзия[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Кызыл Байрак ордены Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале
 Владимир Сосюра Викиҗыентыкта
Украинаның ям маркасында Сосюра В.Н. 1998 ел

Биографиясе үзгәртү

Сосюра Владимир Николаевич Украинаның Екатеринослав губерниясе Дебальцево станицасында 1897 елның 25 декабрендә туган. Кайбер чыганакларда 1901 ел дип күрсәтелә. Кабер ташына шушы дата куелган[2]).

Әтисе Николай Владимирович сызымчы булып эшләгән, француз чыгышлы булган.

Владимир Сосюра авыл мәктәбен тамамлап, авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән. Биредә шул ук вакытта булачак Советлар Берлеге Маршалы К. С. Москаленко да укыган [3].

12 яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, Ватандашлар сугышларында да катнашкан: башта Украина Халык Республикасы ягында, шуннан - Кызыл Армия ягында. Сугыштан соң Харьковтагы Коммунистик Университетта, ары Харьков халык мәгарифе институтындагы рабфакта укыган. Шул чорда әдәби иҗатка килә.

1942-1944 елларда Сосюра - хәрби корреспондент.

1951 елда аны «Правда» газетасында «буржуаз милләтчелек»тә гаепләп мәкаләләр басыла. Сәбәбе - 1944 елда матбугат «Любіть Україну» дигән шигырь («Любить Україну» 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.)

1965 елның 8 гыйнварында вафат булган.Киевта җирләнгән.

Башкортстанда эвакуациядә үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында аның гаиләсе бер аз Өфедә яши. Үзе исә, хәрби корреспондент буларак, кайтып-китеп кенә йөри. 1941-43 елларда шагыйрьнең Башкортстанда булганда язылган "Киләм" ("Иду"), "Башкортстан күге астында" ("Под небом Башкирии"), "Кыш" ("Зима"), "Хәрби җырлар..." (“Песни боевые...") дигән һәм һ.б. шигырьләре Башкортстан табигатенә, башкорт халкының һәм Бөек Ватан сугышы елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән төрле милләт вәкилләренең, атап әйткәндә, украиннарның дуслыгына багышланган. Сосюрның әсәрләре Хәниф Кәрим, Рәшит Нигъмәти, Сафуан Әлибай һәм башка шагыйрләр тарафыннан башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Ул үзе Әхтәм Ихсан, Сәйфи Кудаш һәм башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә тәрҗемә иткән.

Бүләкләре һәм премияләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы. - Әдәби Башкортстан. 1954. № 5

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Сосюра Владимир Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Сосюра Владимир Николаевич. kiev-necropol.narod.ru. 2016-03-20 тикшерелгән.
  3. Москаленко К. С. На Юго-Западном направлении. 1943—1945. Воспоминания командарма. Книга II. — М.: Наука, 1973. стр. 626

Сылтамалар үзгәртү