Владимир Кулагин урамы (Казан)

Владимир Кулагин урамы (рус. улица Владимира Кулагина) — Казанның Идел буе районындагы урам. Кукушкино бистәсеннән Калинин бистәсенә таба сузыла. Магистраль урамы белән киселештән башлана. Авангард урамы белән киселештә тәмамлана. Коллектор, Крутовская, Каучык, Техника, Актай урамнары белән кисешә. Почта индексы 420054. «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Владимир Кулагин (1937-2004) исемен йөртә.

Владимир Кулагин урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Идел буе районы
Кисеп үтә
Техника урамы

Тарих үзгәртү

Элекке исеме — Фрезер урамы (рус. улица Фрезерная). 2006 елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары[1] белән әлеге урамның исеме 1957 елдан башлап Казандагы «Теплоконтроль» заводында (23 ел, 1981-2004 елларда, генераль директор булып) эшләгән Владимир Константин улы Кулагин (1937-2004) истәлегенә Владимир Кулагин урамы итеп үзгәртелгән.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 1нче йорт — «Теплоконтроль» заводы административ бинасы
  • 2нче йорт — 114нче урта мәктәп[2]
  • 4нче йорт — 4нче шәһәр китапханәсе
  • «Теплоконтроль» заводы биналары
  • Казан синтетик каучык заводы биналары[3]
  • Владимир Ленин һәйкәле («Теплоконтроль» заводы административ бинасы каршында)
  • «Бостан» спорт комплесы, стадион (Профессор Нужин урамы, 1)
  • РФ ЭЭМ юридик институты бинасы (Магистраль урамы, 35)

Галерея үзгәртү

Шәхесләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү