Владимир Захаров (1931)
Владимир Анисимович Захаров (1931 елның 23 сентябре, Хабаровск — 2016 елның 10 июле, Мәскәү) — совет дәүләт һәм партия эшлеклесе, Сахалин өлкә башкарма комитеты рәисе (1979—1985).
Владимир Захаров | |
---|---|
Туган | 23 сентябрь 1931 Хабаровск, РСФСР, СССР |
Үлгән | 2016 Мәскәү, Россия |
Әлма-матер | Дальневосточный государственный университет путей сообщения[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Тормыш юлы
үзгәртүВладимир Захаров 1931 елның 23 сентябрендә Хабаровскта эшче гаиләсендә туган. 1946 елда әти-әнисе белән бергә Сахалинга Сокол бистәсенә күчеп килә, 1947 елдан Южно-Сахалинскта яши.
1954 елда Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый һәм Южно-Сахалинск тимер юлына җибәрелә. Анда «30 нчы номерлы күпер төзү поезды»ның күпер остасыннан тоннель участогы начальнигына кадәр юл уза. Сусуя елгасы аша (Холм юлының 2 нче чакрымында) тимер юл күперен проектлаган.
1963 елның ноябреннән — КПССның Южно-Сахалинск шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.
1965 елның мартыннан 1969 елның декабренә кадәр — хезмәт ияләре депутатларының Южно-Сахалинск шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе.
1968 елның августында Япониягә килгән Южно-Сахалинск шәһәр башкарма комитеты вәкилләре делегациясен җитәкли. Южно-Сахалинск һәм Асахикава шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында уртак гариза имзалаган.
1979 елның декабреннән 1985 елның гыйнварына кадәр — халык депутатларының Сахалин өлкә советы башкарма комитеты рәисе.
КПССның XXVI съезды делегаты (1981).
1985 елда Мәскәүгә күчерелә.
1996—1999 елларда — Мәскәүдә яшәүче утрау халкын берләштерүче «Сахалинец» иҗтимагый оешмасы президенты.
Бүләкләр
үзгәртү- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1976);
- Халыклар Дуслыгы ордены (1981);
- Хөрмәт Билгесе ордены (1971);
- «Халыкара дуслык буенча Асахикава шәһәренең мактаулы гражданины» исеме (1968)
Сылтамалар
үзгәртү- Официальное соболезнование: Официальный сайт Губернатора и Правительства Сахалинской области. sakhalin.gov.ru. әлеге чыганактан 2021-11-30 архивланды. 2021-11-30 тикшерелгән.
- Владимир Анисимович Захаров, некролог. tia-ostrova.ru.