Владимир Бабуков

Владимир Бабуков (23 октябрь 1916 ел, Грозный, Чечня, Терск өлкәсе, Россия империясе — 2004 ел) — «Грознефть» берләшмәсенең «Старогрознефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженеры, Социалистик Хезмәт Герое.

Владимир Бабуков
Туган 23 октябрь 1916(1916-10-23)
Грозный, Чечня, Терек өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 2004
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Грозный дәүләт нефть техника университеты
Һөнәре инженер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Бабуков Владимир Георгиевич 1916 елның 23 октябрендә Грозный шәһәрендә туган. 1939 елда Грозный нефть институтының нефть промысласы факультетын тәмамлаган. Нефть промыслосында дүрт ай эшләгәннән соң, РККАга чакырыла. Белоруссиядә хезмәт итә. Сугыш башланганнан соң, Көнбатыш, Үзәк һәм Калинин фронтларында, башта 32-нче автотранспорт полкы составында, аннары 196 нчы танк бригадасы техник хезмәтләндерү ротасының автотранспорт взводы бүлекчәсе командиры булып сугыша. Мәскәүне обороналауда, Ржевны һәм Вязьманы азат итүдә катнаша[1].

1943 елның июнендә Дәүләт оборона комитеты карары белән фронттан чакыртып алына һәм, нефть белгече буларак, «Грознефть» карамагына җибәрелә. «Старогрознефть» трестында эшли. 1944 елда "Старогрознефть"нең бер төркем белгечләре, алар арасында Бабуков та була, көчәйткеч зоналарда компрессор скважиналарын үзләштерүнең нәтиҗәле технологиясен эшли һәм кертә[1].

1948 елга кадәр фронтның Грозныйга якынаю сәбәпле сафтан чыгарылган скважиналарны торгызу белән шөгыльләнә. "Старогрознефть"тә Бабуков җитәкчелегендә тикшеренү төркеме оеша. Ул бораулау параметрларын үлчәү өчен яңа приборлар уйлап табу һәм кертү белән шөгыльләнә. Скважиналарны карау һәм кадрларны укыту буенча эшне тиз оештыра. Ул нефть чыгаруның сизелерлек артуын тәэмин итә[1].

Бабуков нефть промысласының өлкән инженеры буларак 1948-1950 елларда Ташкалы яткылыгын үзләштерүдә һәм эшкәртүдә катнаша. 1950-1982 елларда трестның баш инженеры була. 1960 елларда торба аралыгындагы сыекча баганасы белән бораулау ысулын уйлап таба, ул мезозой утырмалары скважиналарын капиталь ремонтлауда уңышлы файдаланыла[1].

1971 елда «Старогрознефть» НГДУ-сы мезозой яткылыкларыннан нефть чыгаруны үзләштерә. Нәтиҗәдә югары күрсәткечләргә ирешә. Шәхси социалистик йөкләмәләрен һәм Сигезенче биш еллыкка куелган бурычларын (1966-1970) вакытыннан алда үти. 1971 елның 30 мартында ССРБ Югары Советы Президиумы указы белән Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, «нефть чыгару буенча бишьеллык план заданиеләрен үтәүдә һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкщн өчен» Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә[2].

1997 елга кадәр нефть чыгаруда эшли. 1990-елларда Чечнядагы авыр хәлләр аркасында республикадан китәргә мәҗбүр була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Бабуковларның өч буыны нефть чыгаруга 240 ел гомер биргән.

  • Атасы — Бабуков Георгий Захарович (1885-1955). Алдынгылар һәм рационализаторлар хәрәкәтен оештыручыларның берсе була. "Грознефть"нең нефть промысллары төркеме белән җитәкчелек итә. 1930-1933 елларда — «Старогрознефть» компаниясенең баш инженеры[1];
  • Анасы — Бабукова Наталья Ивановна (Скоробогатова);
  • Агасы — Александр (1913-1985) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, техник фәннәр докторы, профессор. 1936 елда Грозный нефть институтының нефть промысласы факультетын тәмамлаган. Грозный нефть сәнәгате гыйльми тикшеренү институтына килә, инженер, лаборатория мөдире булып эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафыннан чакырып алына һәм гыйльми эшен дәвам итә. 1942-1962 елларда Грозный гыйльми тикшеренү институтын җитәкли. «Чечен-Ингуш АССР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе», «РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе», х Хезмәт Кызыл Байрак ордены, ике «Хөрмәт» ордены, 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һ.б.[1];
  • Сеңлесе — Екатерина (16 ноябрь 1918 ел, Грозный). 1941 елда Грозный нефть институтының технологик факультетын тәмамлаган. Сугыш елларында Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә инженер, «Грознефть» берләшмәсендә эшләгән[1];
  • Сеңлесе — Надежда (19 гыйнвар 1921 ел, Грозный). 1939-1941 елларда Мәскәү дәүләт университетында укыган, ләкин сугыш аркасында укуын туктатырга туры килә. 1947 елда Грозный нефть институтына күчә. Уку чорында башка студентлар белән бергә оборона сызыгын төзүдә катнаша. 1947-1949 елларда «Гипрогрознефть» компаниясендә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм Мәскәүгә күчеп китә. 1956-1983 елларда элек Мәскәү нефть эшкәртү заводының конструкторлар бюросында инженер, аннары өлкән инженер булып эшли[1]. М. М. Шушкевичның хатыны.

Балалары:

  • Борис;
  • Георгий — 1990-1993 елларда "Старогрознефть"та баш инженер була;
  • Наталья.

Искәрмә үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Слово о грозненских нефтяниках(үле сылтама)
  2. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда работникам предприятий нефтяной промышленности» от 30 марта 1971 года

Сылтамалар үзгәртү