Висенте Лекуна Сальбох ( исп. Vicente Lecuna Sal­boch Висенте Лекуна Сальбох; 1870 елның 14 сентябре, Каракас - 20 февраль, 1954, Каракас ) — Венесуэла тарихчысы һәм дәүләт эшлеклесе, Саймон Боливар мирасын саклауда зур өлеш керткән кеше. Венесуэла Банкы президенты (1915-1930, 1933-1954). Венесуэла Сенаты әгъзасы (1918-1921). Венесуэл тарихы милли академисясе әгъзасы (1918 елдан), Венесуэл милли академисясе президенты (1931-1933).

Илтамга
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Венесуэла
Туу датасы 14 сентябрь 1870(1870-09-14)
Туу урыны Каракас, Венесуэла
Үлем датасы 20 февраль 1954(1954-02-20) (83 яшь)
Үлем урыны Каракас, Венесуэла
Һөнәр төре банкир, язучы, тарихчы
Башкарган вазыйфа сенатор Венесуэлы[d]
Әлма-матер Центральный университет Венесуэлы[d]
Активлык чорнының башы 1879
Кызыксынулары тарих

Биографиясе үзгәртү

Висенте Лекуна Сальбох 1870 елның 14 сентябрендә Каракада, Рамон Лекуна Сукре һәм аның хатыны Кармен Сальбох Эскобар гаиләсендә туган.Билгеле мрашал Антонио Хосе де Сукрның атасы ягыннан туган була, анаң сеңлесе Йосефа Маргарита Сукре-Маркес аның бабасы Висенте Лекуна Паррага өйләнгән булган.

 
Эквадорның Гуаякилдагы Висенте Лекунага һәйкәл

Аның әти-әнисе сәяси сәбәпләр аркасында Кубага китәргә мәҗбүр була, шуңа балачагын Кубада үткәрә, 1877 елда Венесуэлага кайта. 1884-1889 елларда Венесуэла Үзәк университетының инженерлык факультетында укый. Аны тәмамлагач, инженер булып эшли.

1911-20 елларда ул Каракастагы сәнгать һәм һөнәрчелек мәктәбен җитәкли. 1915-1930 елда ул Венесуэла Банкы Президенты булып хезмәт итә; 1933 елда ул кабат банкны җитәкли, үләнче аның президенты булып кала. 1918-1921 елларда ул Лара штатыннан сенатор итеп сайлана . 1919-1928 елларда Каракас Сәүдә палатасын җитәкли. 1918 елда Венесуэла тарихы милли академиясе әгъзасы итеп сайлана . 1931-1933 елларда академия президенты булып эшли, аннары егерме ел дәвамында "Boletin de la Academia Nacional de la historia" журналының баш мөхәррире вазифасында эшли.

Саймон Боливар мирасын саклауга зур өлеш кертә. 1914 елда, хөкүмәт исеменнән Саймон Боливар архивын җитәкли, гомеренең ахырына кадәр архив белән җитәкчелек итә. 1916-1919 елларда Каракастагы Боливарның йортын торгыза, соңыннан Боливар архивын һәм аның хезмәттәшләре AH de Sucre һәм Х. Р. Ре­вен­ги архивларын анда урнаштыра . Боливар тормышы һәм иҗаты турында күп санлы документлар туплый һәм бастырып чагара. 1947-нче елда Китодагы ( Эквадор ) Боливар җәмгыятьләренең 1-нче конгрессында ул Американың иң яхшы Боливар тарихчысы дип таныла.

Гаиләсе үзгәртү

Висенте Лекуна Елена Эскобар Лламосаска өйләнгән. Аларның дүрт баласы бар: Валентина Лекуна Эскобар, Висенте Лекуна Эскобар, Елена Лекуна Эскобар һәм Боливия Лекуна Эскобар.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү