Вил Тимербулатов

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Вил Тимербулатов (1 июнь 1952 ел) — галим-хирург, югары мәктәп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. профессор, медицина фәннәре докторы (1989), Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, СССР Фәннәр академиясе академигы (1995), Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе президенты. Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005)[1], Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1990), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[2].

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 1 июнь 1952(1952-06-01) (71 яшь)
Туу урыны Ишеево[d], Ишембай районы, Стәрлетамак өлкәсе, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре хирург
Эш урыны Башкорт дәүләт медицина университеты
Башкарган вазыйфа ректор[d]
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор[d] һәм член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Әгъзалык Башкортстан Корылтае
Бүләкләр

Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (3-нче һәм 4-нче чакырышларында), Башкорт дәүләт медицина институты ректоры (1994-2011).[3]

Биографиясе үзгәртү

Вил Мамил улы Тимербулатов[4] 1952 елның 1 июнендә БАССР-ның Стәрлетамак районы, хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы Ишәй авылында туа. Макар урта мәктәбендә укый. 1975 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлый.[5]

Табиб-хирург. 1983 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 1989 елдан — медицина фәннәре докторы, профессор (1991), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005), Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы (2004), Россия Федерациясе Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2005), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2009).

БАССР-ның Благовещен үзәк район хастаханәсе хирургы (1976-1979), Уфа шәһәренең 8-нче шәһәр клиник дәваханәсенең клиника ординаторы, хирургы (1979-1982), 1982 елдан Башкортстан дәүләт медицина институтында (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты): 1988 елдан кафедра мөдире, бер үк вакытта 1994 елдан ректор; 1990-1994 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.[6]

Фәнни эшчәнлегенең юнәлешләре: колопроктология, абдоминаль, миниинвазив, эренле хирургия.

Кискен парапрактитлы авыруларга диагноз кую, аларны комплекслы дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын; кискен эчәк үткәрмәүчәнлеген диагнозлау һәм дәвалау тактикасы программаларын эшли.

Абдоминаль хирургия проблемаларын исүгә, радиоешлыклы хирургияне үстерүгә шактый зур өлеш кертә. Аның җитәкчелеге астында Башкортстан Республикасында эндоскопик хирургияне үстерү программасы эшләнә. Колопроктология өлкәсендә гыйльми мәктәп булдыра.

2020 елның 26 июнендә Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бер төркем табибларны тәүге тапкыр Башкортстан Республикасының Григорий Аксаков ордены белән бүләклиләр. Вил Тимербулатов та бу бүләккә лаек була[7].

Укучылары үзгәртү

Укучылары арасында 16 фән докторы һәм 44 фән кандидаты бар.

Тимербулатов — 811 гыйльми хезмәт, шул исәптән 40 монография, 65 уйлап табу, хирурглар өчен 2 белешмәлек авторы.

    • Регионарная анестезия и новокаиновые блокады в хирургии. Уфа, 1993 (соавтор).
    • Дивертикулярная болезнь толстой кишки. М., 2000 (соавтор).
    • Желчнокаменная болезнь и холецистит. М., 2001 (соавтор).
    • Профилактика гнойно-септических осложнений в хирургии. М.: Триада, 2003 (соавтор).
    • Хирургия абдоминальных повреждений. М.: МЕДпрессинформ, 2005 (соавтор).
    • Лучевая диагностика тромботических осложнений в хирургической клинике. Уфа: «Здравоохранение Башкортостана», 2009.(соавтор)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (2012)
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1990)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)
  • Россия Медицина фәннәре академиясенең А. Н. Бакулев исемендәге премия (2004)
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005)
  • Салават Юлаев ордены (2007)
  • Дуслык ордены (2013)
  • Башкортстан Республикасының Григорий Аксаков ордены (2020)
  • А. М. Вишневский академиясенең алтын медале.

Искәрмәләр үзгәртү