Вилис Лацис (лат. Vilis Lācis, Jahn Wilhelm Lahze[4], рус. Вилис Тенисович Лацис, 12 май 1904(1904-05-12)[1][2], Вецмилгравис[d], Рига, Россия империясе6 февраль 1966(1966-02-06)[3][1][2] (61 яшь), Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР[3]) — латыш телендә иҗат иткән язучы, дәүләт эшлеклесе, ЛатССРның халык язучысы (1947), ике мәртәбә Сталин премиясе лауреаты (1949, 1952). 1917-1921 елларда Алтайда: Барнавыл укытучылар семинарясе укучысы, авыл хуҗалыгы эшчесе, силСовет сикритәре. Латвиягә кире кайткачтын (1921) сатучы, балыкчы, порт йөкчесе, парахутта мич ягучы булып эшләгән. 1930-елларда Рига шәһәр китапханәсе китапханәчесе, «Atpūta» һәм «Jaunākās Ziņas» гәҗитләре хезмәткәре.

Вилис Лацис
Туган телдә исем лат. Vilis Lācis
Туган 12 май 1904(1904-05-12)[1][2]
Вецмилгравис[d], Рига, Россия империясе
Үлгән 6 февраль 1966(1966-02-06)[3][1][2] (61 яшь)
Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР[3]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Урман зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 Латвия
 СССР
Һөнәре язучы, сәясәтче
Сәяси фирка Коммунистическая партия Латвии[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Вилис Лацис Викиҗыентыкта

1940 елның июль-август айларында ЛатССРның чит ил эшләре министры, 1940-1959 елларда ЛатССРның ХКШ (Министрлар шурасы) рәисе; бер үк вакытта (1954-1958) СССР ЮШның Милләтләр шурасы рәисе.

Язучы буларак башта фантастика, аннары социалистик реализм жанрларында иҗат итә; әсәрләре 1921 елдан башлап басыла башлый. «Atbrīvotais zvērs» (1930-1931), «Putni bez spaŗniem» (1931-1934), «Zvejnieka dēls» (1933-1934, 1939 һәм 1957 елларда экранлаштырыла), «Vecā jūrnieku ligzda (Zītaru dzimta)» (1936-1938, 1990 елда экранлаштырыла), «Akmeņainais ceļš» (1937-1938, 1983 елда экранлаштырыла), «Vētra» (1946-1948, 1960 елда экранлаштырыла), «Uz jauno krastu» (1952, 1955 елда экранлаштырыла, 1959 елда Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә[5]) исемле романнар, «Vanadziņš» (1937) исемле новелла, «Uzvara» (1945, 1947 елда экранлаштырыла) исемле пьеса, һ.б. әсәрләр авторы.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Лацис Вилис Тенисович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Latvijas Valsts Vēstures arhīvs fonds 235., apraksts 10., Daugavgrīvas draudzes metrikas grāmata 1896.-1904., 350(700).lpp
  5. https://sptatar.com/halitov-yah-ya/