Виктор Орешников

Виктор Михайлович Орешников (1904 елның 7 (20) гыйнвары, Пермь, Россия империясе1987 елның 15 марты, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы, педагог, портрет мастеры. ССРБ Халык рәссамы (1969). Ике Сталин премиясе лауреаты (1948, 1950).

Виктор Орешников
Туган телдә исем рус. Виктор Михайлович Орешников
Туган 7 (20) гыйнвар 1904 яки 7 гыйнвар 1904(1904-01-07)[1]
Пермь, Россия империясе[2]
Үлгән 15 март 1987(1987-03-15)[1] (83 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе[3]
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам, сәнгать белгече, рәсемче, педагог по рисованию
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d] һәм Q86848788? (1954)
Гыйльми исем: профессор

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Орешников 1904 елның 7 (20) гыйнварында Пермьдә туа.

1918 елда Пермьдә И. И. Туранский шәхси сәнгать мәктәбендә, аннары Пермь югары сәнгать-сәнәгать остаханәләрендә (1921 елдан — Пермь сәнгать техникумы) В. А. Оболенскийда белем ала[4]. 1927 елда Ленинградта Югары сәнгать-техник институтын (ВХУТИН) К. С. Петров-Водкин остаханәсендә тәмамлый. 1936 елда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты аспирантурасын, И. И. Бродский остаханәсен тәмамлый.

Жанр, тарихи-революцион картиналар, портретлар, натюрмортлар, пейзажлар авторы. Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуациядә күп эши, агитация Гитлерга каршы плакатлар, панно, газеталар өчен рәсемнәр, портретлар, картиналар, этюдлар булдыра.

1930—1987 елларда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укыта, монументаль рәсем ясау остаханәсе җитәкчесе була (1948—1950). 1953—1977 елларда — институт ректоры. Сәнгать белеме кандидаты (1937). Сәнгать белеме докторы (1948). Профессор (1949). ССРБ Сәнгать академиясенең Ленинград иҗат остаханәсен җитәкли (1960 елдан).

Рәссамның шәхси күргәзмәләре Ленинград шәһәрендә (1954, 1974, 1985) һәм Мәскәүдә (1975) узган. 1989—1992 елларда рәссам вафат булганнан соң, аның эшләре Франциядә L' Ecole de Leningrad рус рәсеме күргәзмәләрендә һәм аукционнарында уңышлы тәкъдим ителә[5].

ССРБ Сәнгать академиясе академигы (1954; әгъза-корреспондент 1947). 1932 елдан ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы.

1987 елның 15 мартында Ленинградта вафат була. Литераторские мостки да җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Михаил Петрович Орешников, киңәшче
  • Әнисе — Ольга Николаевна Орешникова
  • Хатыны — Мәдинә Владимировна Орешников (Калманова) (1912—1987)
    • Улы — Орешников, Александр Викторович (1939 елда туган), рәссам
      • Оныгы — Ольга Орешникова (1962 елда туган), рәссам
      • Оныгы — Павел

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • РСФСР Халык рәссамы (1956)[6]
  • ССРБ Халык рәссамы (1969)
  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1948) — «В. И. Ленин Петербург университетында имтиханда» (1947) картинасы өчен
  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — «Петроград оборонасы штабында» картинасы өчен (1949)
  • Ленин ордены (1974)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1957)
  • «Почёт Билгесе» Ордены (1961)
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1984)
  • Хезмәт ветераны медале
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
  • «Ленинградның 250 еллыгы истәлегенә» медале

Рәсемнәр авторы үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Санкт-Петербургта 1967—1987 елларда рәссам яшәгән йортта (Петровская яр буе, 4 нче йорт) мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  2. 2,0 2,1 Орешников Виктор Михайлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. http://www.oxfordartonline.com/benezit/view/10.1093/benz/9780199773787.001.0001/acref-9780199773787-e-00133373
  4. Орешников Виктор Михайлович. Произведения живописи из собрания Картинной галереи подмосковного Красноармейска
  5. L' Ecole de Leningrad. Auction Catalogue. — Paris: Drouot Richelieu, 16Juin 1989. — p.60—61.
  6. ОРЕШНИКОВ Виктор Михайлович - Виртуальный Pусский музей
  7. Наш современник. Выставка произведений ленинградских художников. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1972. — С. 17.

Чыганаклар үзгәртү

  • Выставка произведений ленинградских художников. 1947 год. Живопись. Скульптура. Графика. Театрально-декорационная живопись. Каталог. — Л.: ЛССХ, 1948.
  • Бойков В. Изобразительное искусство Ленинграда. Заметки о выставке ленинградских художников // Ленинградская правда. — 1947. — 29 ноября.
  • Иванов П. Лицо современника // Искусство. — 1965. — № 8. — С. 5—10.
  • Аникушин М. О времени и о себе // Вечерний Ленинград. — 1967. — 17 октября.
  • Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — С. 25, 40.
  • Выставка произведений ленинградских художников, посвященная 60-летию Великого Октября. — Л: Художник РСФСР, 1982. — С. 18.
  • Левандовский С. Живопись на Ленинградской зональной // Искусство. — 1981. — № 2. — С. 63.
  • Виктор Михайлович Орешников. Каталог выставки. Живопись. М.: Изобразительное искусство, 1985.
  • L' Ecole de Leningrad. Auction Catalogue. — Paris: Drouot Richelieu, 12 Mars 1990. — p. 100–101.
  • L' Ecole de Leningrad. Auction Catalogue. — Paris: Drouot Richelieu, 11 Juin 1990. — p. 60—61.
  • Иванов С. В . Неизвестный соцреализм. Ленинградская школа. — Санкт-Петербург: НП-Принт, 2007. — С. 9, 15, 19, 356, 358, 359, 362, 367—371, 383—385, 387—392, 396, 398, 399, 402, 406, 441, 443, 444. ISBN 5-901724-21-6, ISBN 978-5-901724-21-7.