Виктор Мухин (16 февраль 1938 ел) — галим-механик, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2002), техник фәннәр докторы (1975), профессор (1978). РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982), Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1979), Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2007).

Виктор Мухин
Туган 10 октябрь 1949(1949-10-10) (74 яшь)
Каменск-Уральский, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Институт экологии растений и животных УрО РАН[d], Урал дәүләт университеты[d] һәм Уральский государственный лесотехнический университет[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Виктор Мухин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Виктор Сергеевич Мухин[1] 1938 елның 16 февралендә Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә туа.

1962 елда Уфа авиация институтын тәмамлый. 1967 елда Мәскәү авиация технологияләре институтында кандидатлык диссертациясе, 1975 елда Мәскәү авиация институтында докторлык диссертациясе яклый.

Эш урыннары: Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсендә станокчы, техник, инженер (1956-1967); 1968 елдан Уфа авиация институтында өлкән укытучы, доцент, профессор, 1975-2003 елларда машиналар эшләү технологиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1982 елдан алып фәнни эш буенча проректор, 1983-88 елларда Уфа авиация институты каршындагы «Искра» махсус конструкторлык-технологик бюросы директоры, 1995-2006 елларда Башкортстан Фәннәр академиясенең Техник фәннәр бүлегенең академик-секретаре.

Мухинның гыйльми эшчәнлек даирәсе: двигательләр эшләү технологиясе; детальләргә технологик форма биргәндә өске йөз катламы барлыкка килү механизмы, аның химик һәм структура‑фаза составының үзгәрүе, ныклыгының артуы, кимүе һәм җимерелүе өлкәсендәге тикшеренүләр, статик һәм югары температуралардагы динамик сынауларның киң диапазонында релаксацион процессларның законлыклары һәм һәм механизмын өйрәнү.

Виктор Сергеевич Уфада авиация двигательләренең файдаланылу үзенчәлекләрен яхшырту ысулларын эшләү белән шөгыльләнгән фәнни мәктәп булдыра.

Мухинның укучылары арасында 6 фән докторы һәм 25 фән кандидаты бар. Уфа дәүләт авиация техник университетының техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе бирү советы җитәкчесе.

Хезмәтләре үзгәртү

Мухин Виктор Сергеевич — 250-ләп гыйльми хезмәт, шул исәптән 22 уйлап табу һәм патент авторы.

    • К оценке длительной прочности материалов с учетом состояния поверхности.- Уфа: УАИ, 1985;
    • К методике ускоренного определения оптимальных режимов обработки жаропрочных никелевых и титановых сплавов //Авиационная промышленность, приложение N 2, 1986;
    • Модифицированные поверхности деталей ГТД по условиям эксплуатации. М.: Машиностроение, 1995 (соавтор).
    • Интегрированные вакуумные ионно-плазменные технологии обработки деталей ГТД. Физические основы, моделирование, проектирование. Уфа: Гилем, 2001 (соавтор).
    • Поверхность: технологические аспекты прочности деталей ГТД. М.: Наука, 2005.
    • «Износ инструмента, качество и долговечность деталей из авиационных материалов». — Уфа: Башкнигоиздат, 1987.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1979)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982)
  • Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (2007)
  • ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медале.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Кто есть кто в Республике Башкортостан. Уфа: Башкортостан, 1995
    • Кафедра технологии машиностроения УГАТУ (история, факты, события, люди) // Уфимский государственный авиационный технический университет / Под ред. В. С. Мухина. Уфа, 2002.

Сылтамалар үзгәртү

  • Мухин Виктор Сергеевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 8 февраль 2019)
  • [1](үле сылтама)
  • [2] 2007 елның 21 август көнендә архивланган.