Гоголев Виктор Сергеевич (15 апрель 1929 ел — 25 гыйнвар 1995 ел) — совет һәм Россия актеры, Башкорт АССРның атказанган артисты (1974).

Виктор Гоголев
Туган телдә исем рус. Виктор Сергеевич Гоголев
Туган 15 апрель 1929(1929-04-15)
Кызыл Чаллы[1]
Үлгән 25 гыйнвар 1995(1995-01-25) (65 яшь)
Санкт-Петербург, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d][1]
Һөнәре актёр, киноактер

Биографиясе үзгәртү

Виктор Гоголев 1929 елның 15 апрелендә Красные Челны шәһәрендә туган.

1957 елда А.В.Луначарский исемендәге ГИТИСны тәмамлаганнан соң, Ростов Ленин комсомолы исемендәге ТЮЗ-ында (1957-1960) эшли. Аннары — төрле драма театрларында: Куйбышев (1960-1961), Смоленск (1961-1962), Грозный (1962-1964), Ивановы-(1964-1965), Төмән (1965-1966), Сарытау (1966-1968), Пермь (1968-1970), Башкорт АССРның рус дәүләт академия драма театры (1970-1975), 1975-1976 елларда — Эстон ССРның Дәүләт рус драма театры артисты. 1976-1979 елларда — Ленсовет исемендәге Ленинград театры труппасында.

1980 елдан алып һәм гомеренең азагынача Н. П. Акимов исемендәге Комедия театры сәхнәсендә уйный.

В. С. Гоголев 1965 елның 25 гыйнварында Санкт-Петербургта инфаркттан вафат була.

Театрдагы рольләре үзгәртү

  • Бу сөйкемле иске йорт — Эраст Петрович
  • Ард урман әкиятләре — герцог Фердинанд
  • Корольләр барысын да булдыра — академик
  • Унике — священник
  • Зойка фатиры — Иван Васильевич
  • Тараскондан Тартарен  — станция начальнигы
  • Күләгә — мажордом
  • Дүртенче планета — Савелий Евдокимович

Кинодагы рольләре үзгәртү

1977 елдан алып 1995 елга кадәр 60 тан артык кинофильмда уйный, алар арасында иң билгелеләре: «Берега», «Несколько дней из жизни Обломов», «Возвращение Будулая», «Государственная граница», «Сократ», «Ты у меня одна» һәм башкалар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү